Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Раяз Фасыйхов яңа КЛИП төшерер өчен Дубайда яхтада яшәгән

Раяз Фасыйхов "Шомыртлар" җырына апрель башында Дубайда төшерелгән өр-яңа клибын тәкъдим итте. Дубайда дустының яхтасында яшәгән Раяз бу клипны 4 көн эчендә төшергән.

"Гаилә белән бергәләп ял да итәргә уй бар иде, ләкин вакыт бик тыгыз булды", дип уртаклашты Матбугат.ру белән Раяз.

Ялдан кайтуына 7сеннән 18нче апрельгә кадәр "Дуслык күпере" концертлары, 19ннан 25нә кадәр үзенең концертлары белән Сургут, Нефтеюганск, Барда, Пермь, Яр Чаллы шәһәрләрендә булган.

Бүгенге көндә, 25 майда Чистай шәһәрендә узачак "Хәния апаны искә алып..." исемле концертка әзерләнеп йөри икән. Хәния апаның Чистайда яшәүче гаилә дуслары тәкъдиме һәм ярдәме белән оештырылган бу концертта Хәния Фәрхинең кызы Алия һәм "Бәйрәм" ансамбле дә катнашачак.

Раяз Фасыйхов исә бу чарада Хәния Фәрхи белән 3Д форматтагы - бер генә тамашачыны да битараф калдырмаячак дуэт башкарачак. Моның өчен "Чистай" мәдәният үзәгенең техник мөмкинлекләрен тикшереп, кирәкле җиһазларны да юнәлткәннәр. Концерт Хәния Фәрхинең туган көненә багышлап эшләнә.

Ә яңа клипны Раязның ютуб каналында һәм телеэкраннарда күрергә була.

Матбугат.ру

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев