Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Резеда Төхфәтуллина: Тормыш акны-карадан аерып тормый, тота да сындыра

Аның бер елмаюы гына ни тора! Тормышның шактый катлаулы һәм сикәлтәле борылмаларын үткән, акны карадан аерырга өйрәнгән яшьтә әнә шул ихлас елмаю аша да кемнең кем икәнен чамалап буладыр. Төчеләнү дә, тәрбиялелек тә түгел ул, күздән очкын, йөрәктән бал булып тама торган балалык елмаюы... Татарстаннаң халык артисты Резеда Төхфәтуллина турында...

Аның бер елмаюы гына ни тора! Тормышның шактый катлаулы һәм сикәлтәле борылмаларын үткән, акны карадан аерырга өйрәнгән яшьтә әнә шул ихлас елмаю аша да кемнең кем икәнен чамалап буладыр. Төчеләнү дә, тәрбиялелек тә түгел ул, күздән очкын, йөрәктән бал булып тама торган балалык елмаюы... Татарстаннаң халык артисты Резеда Төхфәтуллина турында әйтүем.

Театр фойесында кочаклап алгач та, димче карчыклар төсле төкеренеп куйдым - күз тимәсен дә, еллар аны эзләп тапмасын. Резеда апаның хатын-кыз тормышындагы иң матур, иң мәгънәле чорына кергән вакыты..

- Резеда апа, "ВКонтакте" битендәге "туй, мәҗлесләр алып барам" дигән җөмләгез пычаксыз суйды... Татарстанның халык артисты... һәм мәҗлес?

- Үземә дә ошамый ул. Элеп куям да алып ташлыйм, алып ташлыйм да кабат эләм. Бу тормышта бөтен нәрсә үзеңнән тора, әлбәттә. Аш ашка, урыны башка, дигән белән дә килешәм. Халык артисты исеменең дә күктән ишелеп төшмәгәне билгеле, утыз елдан артык хезмәт нәтиҗәм, дигән сүз. Әмма тормыш акны-карадан аерып тормый, тота да сындыра. Артистның хезмәт хакы күп булмау аңлашыла, тамадалык - теләп түгел, кирәк, дигән максат белән башкарыла торган эшем.
- Халык артисты буларак, театрда сезне тулы куәткә эшләтәләрме?
- Юк шул. Монда кемнедер гаепләп булмый. Театрда бер мин генә түгел. Тулы көчемә эшли алмавым эчемне пошыра. Уйныйсы килгән рольләрем шактый, энергетикам ташып тора. Бу нисбәттән дә кимчелегем бар - гомер буе яртылаш театрга, яртылаш эстрадага хезмәт иткәч, тулаем театр белән генә яши алмадым. Артист буларак, берүзем сәхнәдә, алга карап җырларга, хәрәкәт итәргә өйрәнгәнмен, миңа хәзер дә репетиция вакытында: "Партнерыңны оныттың", - дип кисәтү ясарга мөмкиннәр (көлешәбез). Шуңа әлеге ике иҗадый тармак үрелеп баргач, театрга үпкәм юк.
- 30 ел эчендә сез башкарган рольләр шактый. Җитәкчелек белән сүзгә килеп, роль сорап мөрәҗәгать иткәнегез булдымы?
- Бервакытта да тавышланганым булмады. Әмма моннан биш еллар элек роль сорап кердем... Болай булмый, янәсе, профессиональлегемне югалтачакмын. Ул вакытта "Чулпан" спектакленнән роль бирделәр. Шулай ук "Әллә язмыш, әллә ялгыш..."та - авторны, "Бәйрәм белән, кызлар!"да - Эльвира, "Күрәсем килгән иде..."дә Хәлимә рольләрен башкарам. Яңа режиссер Резеда Гарипова белән килешеп эшлибез. Аның талантына сокланам!..

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев