Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Рифат Зариповка шәп бүләк ясаганнар: җырчы ферма ачарга җыена

Рифат Зариповка концертларында нинди генә бүләк ясамыйлар. Күптән түгел Лаешта узган концертында түбәтәйле үрдәк бүләк иткәннәр. Лаеш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе: "Арча районында сиңа әтәч бүләк иттеләр. Чистайда какланган каз бирделәр. Арча белән Чистайдан ким җиребез юк" - дигән сүзләр белән сәхнәгә түбәтәй кидерелгән үрдәк чыгарган, дип яза Акчарлак. "Менә...

Рифат Зариповка концертларында нинди генә бүләк ясамыйлар. Күптән түгел Лаешта узган концертында түбәтәйле үрдәк бүләк иткәннәр.

Лаеш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе: "Арча районында сиңа әтәч бүләк иттеләр. Чистайда какланган каз бирделәр. Арча белән Чистайдан ким җиребез юк" - дигән сүзләр белән сәхнәгә түбәтәй кидерелгән үрдәк чыгарган, дип яза Акчарлак.

"Менә шул традицияңне бозмыйча безнең үрдәкне дә балконыңа алып кайтып куй инде", - дип өстәгән җитәкче.

"Җәмәгать мин тиздән ферма ачам. Әтәч, каз бар, бүген үрдәк бирделәр. Тагын нәрсә көтә икән мине алда?" - дип язган җырчы "Инстаграм" битенә.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев