Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Римма Никитина: Банкет саен тәкъдим ясыйлар, миллион да тәкъдим иткәннәре булды

Шушы көннәрдә татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе, "Манзара" музыкаль премиясе лауреаты Римма Никитина Матбугат.ру белән әңгәмә корды. Җырчы үзе кебек бик кыю сорауларга җавап бирде. - Римма Никитина, сөяркәң бармы? - Юк. - Дөресен әйт инде? - Дөресен әйтәм. - Ышанмыйм! - Юк шул. - Тәкъдим ясаганнары бармы? -...

Шушы көннәрдә татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе, "Манзара" музыкаль премиясе лауреаты Римма Никитина Матбугат.ру белән әңгәмә корды. Җырчы үзе кебек бик кыю сорауларга җавап бирде.

- Римма Никитина, сөяркәң бармы?

- Юк.
- Дөресен әйт инде?
- Дөресен әйтәм.
- Ышанмыйм!
- Юк шул.
- Тәкъдим ясаганнары бармы?
- Банкет саен киләләр.
- Шулаймыни?!
- Әлбәттә! Банкетта, туйлар-юбилейларда бик күп эшлим бит.
- Андый очракта ни дисең?
- Акчагыз җитми, дим.
- Шәп җавап бу!
- Шулай дим.
- Ничә сум тәкъдим итәләр?
- Төрлечә. Миллион да тәкъдим иткәннәре булды.
- Миллион?!
- Әйе. Түбән Новгородта Сергач ягында бер туйда көнчыгыш биюен биегәндә бер абзый килеп прәме: "Күпме кирәк акча бирәм!" - диде. "Абый, акчаң җитми", - дидем "Әйдә, мин сине Дубайга алып барам", - ди "Мин Дубайга үзем дә барам. Барып кайттым гына әле", - дидем.
- Ай-яй, бай абзыйларның сорауларына җавап бирә беләсең икән син.
- Шундый бит инде мин акыллы.
- Шундый акыллы кызга интернет аша начар сүзләр язалармы?
- Гел язалар.
- Ни диләр?
- Гел сүгәләр: җырлый, киенә, бии белми диләр. Начар сүзләрне эшләре булмаган кешеләр яза. Мин шундый начар булгач нигә инстаграмда миңа язылып үзләрен көчләп мине карап утыралар. Моны мин мазохизм дип аңлыйм.
- Мазохизм нәрсә әле ул, онытып җибәрдем?
- Үзеңне көчләп кешене карап утыру. Үзеңне җәберләү бит ул. Ошамаган кешегә мин язылмыйм да, чөнки миңа ул кызык түгел. Вакытым җәл.
- Андый сүзләрне укыганнан соң кәефең төшәме?
- Юк. Эт өрә, караван бара тора, дим. Ул миңа көч бирә.
- Мондый язмаларны укыганнан соң авылыңа кайтып сыер савасың килмиме?
- Авылда үссәм дә сыер сауганым юк. Әни мине сыер саварга өйрәтәм, дигәч, өйрәнмим, мин барыбер шәһәргә китәм, дигәнмен.
- "Мәхәббәтем минем" дигән җырыңны кайчан яздың син?
- 17 яшьтә. Гашыйк булгач яздым. Казан егете иде. Крутой егет. Ул нигәдер минем белән йөрмәде.
- Ничек шундый матур кыз белән йөрмәскә була инде?
- Мине яратмады ул.
- Ник машинаң юк, кирәкмиме?
- Кирәк. Нигә кирәк булмасын. Бөтен акчамны иҗатка тыгам. Эчмим, тартмыйм, картингка барам. Бик кызу йөрим.
- Метрода йөрисеңме?
- Әйе.
- Таныйлармы?
- Әйе.
- Таныгач, син һәрвакыт матур итеп елмаерга тиешме?
- Әйе. Ул бит синең эшең. Бервакыт бик каты ашыга идем метрода бер кыз танып алды да: "Римма апа, сезнең белән фотога төшәргә ярыймы?" - ди. "Ярый!" - дидем. Алар 20 кеше булып чыкты, мәктәптән кайтып баручы укучылар. Барысы белән дә төштем. Барасы җиремә ярты сәгатькә соңга калдым. Берсенә генә дә: "Юк, мин синең белән төшмим!" - дисәм, интернетта эт итеп сүгеп язып куя: "Римма "йолдыз авыруы" белән чирли башлаган, хәтта фотога да төшмәде", - дип. Бер кызны концерттан соң биш минут көтеп тордым, ул бит минем белән фотога төшәр өчен ерактан килгән иде. Күп рәхмәтләр язалар бу очракта.
- Нинди очракта да сәхнәгә елмаеп чыгасыңмы?
- Елмаеп чыгарга тиешсең. Әбине җирләгәч Илсөя Бәдретдинова концертында чыгыш ясадым. Ничек елмаеп җырлаганымны үзем генә беләм.
- Андый вакытта бармыйча калып булмыймы?
- Ул концерттан калып булмады.

    ГАБДЕРӘХИМ
    Матбугат.р

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    2
    X