Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ришат Төхвәтуллин, Салават һәм Элвин Грей "ёлкалары" күпме тора?

Барыбыз да азмы-күпме ял итәргә җыенып йөргән шушы мәлләрдә артист халкының, киресенчә, "кызу печән өсте" башлана. "Реальное время" басмасы популяр татар җырчыларының бәяләрен тикшергән. Аналитика бик күләмле, кызыклыракларын бәян итәбез. Корпоратив өчен 7 мең сум - Ак мәчет янында килеп туган гауга белән истә калган Резеда Ганиуллина шушы бәягә җырларга...

Барыбыз да азмы-күпме ял итәргә җыенып йөргән шушы мәлләрдә артист халкының, киресенчә, "кызу печән өсте" башлана. "Реальное время" басмасы популяр татар җырчыларының бәяләрен тикшергән. Аналитика бик күләмле, кызыклыракларын бәян итәбез.

Корпоратив өчен 7 мең сум - Ак мәчет янында килеп туган гауга белән истә калган Резеда Ганиуллина шушы бәягә җырларга риза. Нурзадә белән Илшат Вәлиев 5-8 җыр башкару өчен 10 мең сум сорый.
Иң кыйбатлысы элеккечә Салават Зәкиевич - иң югары гонорар планкасы 1 млн сум, иң түбәне - 200-250 мең. 700 меңгә «тулы концерт» куям дигән. Ләкин корпоративларда чыгыш ясарга бик ашкынып тормый ди.
Элвин Грей өченче урында: аның декабрь гонорарлары Салаватныкына якынлашып килә - 150-200 мең сум. Бу урында яшь җырчының чыгышы бер сәгать вакыт эченә сыешып бетүен дә онытмаска кирәк.
Икенче урында Айдар Галимов. Бер кич һәм 2-3 номер өчен җырчы 200 мең сум сорый. Сүз уңаеннан, быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Галимов юбилей программасы өчен 1 млн сум акча түләгән.

Узган елгы рейтингта 2 урында булган Ришат Төхватуллинның бәяләре 200 меңнән 100-150 мең сумга кадәр төшкән: шушы бәягә ул 10 җыр башкарырга әзер.

Татар моңының патшабикәсе Зәйнәп Фәрхетдинова һәм аның тормыш иптәше Зөфәр Билаловның гонорарлары икеләтә арткан. Алар 4 урында. 150 мең сумга парлы дуэт кич буе җырларга әзер.
5 урында Фирдүс Тямаев: гонорарының югары планкасы 150 мең сум - бу акчага җырчы үз төркеме белән кич буе эшләргә әзер. Артист төркем өчен дә шактый тырыша: 3 млн сумга йөк машинасы, 10 млн сумга махсус музыкаль җиһазлар сатып алган.
Айрат Сафин, Филүс Каһиров, Венера Ганиева, Чәчкә һәм Мурат Гайсинның да бәяләре арткан. Ә менә Гөлназ Сираева һәм Альбина Апанаеваныкы төшкән.


Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев