Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертлар сериясен дәвам итә

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертын үзлектән изоляцияләнүчеләргә ярдәм итү йөзеннән үткәрә.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Коронавирус булу сәбәпле, республиканың популяр артистлары чыгышларын, гастрольләрен туктата, онлайн концертлар сериясен ачып җибәрә. Бүген #Айдадомой онлайн-концертлар сериясен Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин дәвам итә

Концертның туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте»«Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелә.

Проект, коронавирус таралу сәбәпле, карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды. Татарстанның халык артистыСалават Фәтхетдинов бу проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында даими рәвештә трансляцияләнәчәк.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев