Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ризат Рамазанов: "Бәби алып кайтмыйсызмы әле?” дип еш сорыйлар

Автор: Эльвира ШАКИРОВА Җырлы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановларның "Бер пәп итеп үпкәннән" җырына төшерелгән яңа клиплары табадан төште. Клиптагы хәлләрнең артистлар тормышыннан алынганмы, юкмы икәнен Ризат Рамазанов "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде. "Җырның көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Гөлүсә Шаһбан иҗат итте. Клипта секретарь ролен минем сеңлем башкара, сакчы ролендә - танылган...

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Җырлы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановларның "Бер пәп итеп үпкәннән" җырына төшерелгән яңа клиплары табадан төште. Клиптагы хәлләрнең артистлар тормышыннан алынганмы, юкмы икәнен Ризат Рамазанов "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Җырның көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Гөлүсә Шаһбан иҗат итте. Клипта секретарь ролен минем сеңлем башкара, сакчы ролендә - танылган аранжировщик Марат Мухин. Төп рольдә безнең гаилә - Зинира, мин һәм кызыбыз Айгизә. Аңа 7 декабрьдә 4 яшь тулачак, Алла теләсә. Клипны ТМТВ продакшн төшерде, идея - аларныкы, без исә бераз тулыландырдык", - ди Ризат.

Клипның сюжеты буенча, Рамазановлар гаиләсендә икенче бала көтелә. Әмма гаилә башлыгы Ризат эш белән мәшгуль булу сәбәпле, хатынының икенчегә авырлы булуы турында ишетми дә, күрми дә. Шуннан соң Зинира иренең секретаре һәм сакчысы аша бу хакта сөекле иренә хәбәр итәргә тырыша...

"Клипны юмор стилендә эшлисе килде. Гадәти булмасын, матур һәм кызыклы булсын дип теләдек. "Бәби алып кайтмыйсызмы әле?" - дип концертларда еш сорыйлар. "Без әле моның өстендә эшлибез, "в процессе», - дип шаярып җавап бирәм. Әмма әлегә бөтен игътибарыбыз иҗатта. Бәлки бер елдан соң бу клипны чынга ашырырбыз", - дип белдерде Интертатка Ризат Рамазанов.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев