Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ризат Рамазанов лотереяга 2 центнер фураж, Сөмбел Билалова 5 мең сум акча откан... (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)

Соңгы арада лотерея алып, зур күләмдә акча, фатир, шәһәр читендә йорт отучылар турында еш язалар. Кемдер андый җиңел юл белән килгән табышка ышана, кайсыбер кешеләр читтән көлемсерәп карый. Татар эстрадасы йолдызлары лотерея билетлары аламы? Әгәр 50 миллион сум акча отсалар, нәрсәгә сарыф итәрләр икән? Ризат Рамазанов (җырчы): - Ай-һай, андый...

Соңгы арада лотерея алып, зур күләмдә акча, фатир, шәһәр читендә йорт отучылар турында еш язалар. Кемдер андый җиңел юл белән килгән табышка ышана, кайсыбер кешеләр читтән көлемсерәп карый. Татар эстрадасы йолдызлары лотерея билетлары аламы? Әгәр 50 миллион сум акча отсалар, нәрсәгә сарыф итәрләр икән?

Ризат Рамазанов (җырчы):

- Ай-һай, андый хәл булмас шул ул! 50 миллион эләксә, нишләтергә белер идем әле. Яртысын - ярлыларга, ятим балаларга бирер идем. Ике як әти-әниләрне диңгез буена яки санаторийга ял итәргә җибәрер, Башкортстанда һәм Сабада кечкенә генә бассейн белән мунча салыр идем. Калганын, әлбәттә, иҗатка тотар идем. Иң зур откан әйбер - авылда уйнатылган лотереяда 2 центнер фураж эләккән иде. И, шундый шатлык булган иде инде ул вакытта. Әти-әни янына йөгереп кайтып, сөенеч алдык.

IGo_H1KVZ6M.jpg

Ильмира Нәгыймова (җырчы):

- Аның кадәр акча отсак, балаларга, оныкларга карточка ачып, киләчәк өчен банкка салып куяр идек. Әлбәттә, балалар, картлар йорты турында да онытмас идем. Лотерея билетлары алганым бар, әлегә отканым юк. Яңа елга бөтен гаилә, әти-әниләр белән билетлар сатып алдык. Әти белән әни 7 билет алып, җидесенә дә йөзәр сум оттылар, ә без Руслан белән өчне алып, берне дә отмадык.

Мирхәт Гайсин (тамада, җырчы):

- Әгәр 50 миллион отсам, җир алып, әкияттәгечә агачтан матур, зур йорт салыр идем. Шулай ук "Тойота Ленд Крузер 200" машинасы алыр һәм акчаның күпмедер өлешен туганнарыма өләшер идем. Ә иң мөһиме - Һиндстанга ял итәргә барып, Митхун Чакрабортиның кулын кысар идем.

4h-uV9fMhl8.jpg

Сөмбел Билалова (җырчы):

- Балачакта өй янында лотерея сата торган киоск бар иде. Мин аннан еш кына билетлар ала идем. Бер тапкыр ул вакыт өчен шактый зур суммада акча оттым. Хәзерге акча белән биш мең тирәсе булгандыр. Шул акчаны урламасыннар дип курка-курка өйгә атлаганым әле дә хәтердә. Акчаны нәрсәгә сарыф иткәнемне хәтерләмим: гаиләмә бүләкләр алдым ахры.Ә хәзер билет алганым юк. 50 миллион отсам, әлбәттә, күпмедер күләмен мохтаҗ кешеләргә, күпмедерен әниләремә бирер идем. Үз эшемне дә ачар идем, бәлки.

Рамил Шарапов (юморист):

- Менә башта шулкадәр акча отыйм әле, аннан әйтермен. Лотерея алган бар, әлбәттә. Әле быел Яңа ел бәйрәменә әти безнең гаиләгә, дүртебезгә дә билетлар бүләк итте. Горурлык белән әйтә алам, хатын белән улым 200 сум акча отты. Әле дә шул акчаны күчермиләр, алып бетереп булмый. Алсак, аны нәрсәгә туздырачагымны әйтә алам: тагын бер лотерея алачакмын.

4woCifJgm4E.jpg

Гүзәлия (җырчы):

- Лотерея алганым бар. 150 сумлык билетка 100 сум оттым. Әгәр сез әйткән кадәр акча отсам, 15%ын - авыру балаларга, 15%ын - туганнарыма биреп, калган сумманы иҗатка тотар идем.

Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Румия Сәйфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев