Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ризат Рамазанов: “Зинира да, мин дә андый түгел, кызыбызның холкы кемгә охшагандыр?!”

Популяр җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның кызлары Айгизәгә 3 яшь тә 8 ай. Әти-әнисе икесе дә сәхнә кешесе булган бала җыр-моңга тартылмаса сәер булыр иде. Айгизә бүген үк кызык яклары белән шаккатыра. - Балалар бакчасыннан кайту белән курчакларына концерт күрсәтә башлый. Микрофонны алып җырлый, биеп тә ала. - ди Ризат....

Популяр җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның кызлары Айгизәгә 3 яшь тә 8 ай. Әти-әнисе икесе дә сәхнә кешесе булган бала җыр-моңга тартылмаса сәер булыр иде. Айгизә бүген үк кызык яклары белән шаккатыра.

- Балалар бакчасыннан кайту белән курчакларына концерт күрсәтә башлый. Микрофонны алып җырлый, биеп тә ала. - ди Ризат. - Җиде-сигез курчагы бар. Концерты тәмамлангач, гөлдәге чәчәкләрне өзеп ала да: "Менә миңа букет бирделәр", - дип үз-үзен куандырып йөри. Карап торсаң, әкәмәт инде. Иннек, хушбуй, сумкалар алдырды. Балалар бакчасына бик яратып йөри. Иртән һичшиксез үзен матурлый, карый. Ике колак артына, кулның беләзек өлешенә хушбуен сиптереп ала. Чәчләрен ясата. Атна саен балалар йөзеге алабыз. Үзенә күрә түгел, кирелеге дә бар. Мәсәлән, туганнардан калган, үзенә ошамаган киемнәрне кими. Зинира да, мин дә андый түгел, кемгә охшагандыр?! Әнисенә өй эшләрендә булышырга ярата. Өй юганда торбаларны сөрткән булып йөри. Кызык чагы.

Сабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев