Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Рөстәм Гайзуллин «Хәзер иртәнге биштә эшкә барасы юк»

«Чәкчәк»-шоуда 5 ел эшләгән Рөстәм Гайзуллин хәзер кайда икән? Радиога кайтасы килмиме? Иртәләрен Рөстәм белән бергә башлаган укучыларыбызның теләкләрен үтәп, «Идел» журналы аның белән элемтәгә керде. Рөстәм хәзер үзенең төп вакытын Кәрим Тинчурин исемендәге театрга багышлый. «Радиода, телевидениядә эшләгәндә дә минем төп эшем театр иде. Ә хәзер үз эшемне бары...

«Чәкчәк»-шоуда 5 ел эшләгән Рөстәм Гайзуллин хәзер кайда икән? Радиога кайтасы килмиме? Иртәләрен Рөстәм белән бергә башлаган укучыларыбызның теләкләрен үтәп, «Идел» журналы аның белән элемтәгә керде.

Рөстәм хәзер үзенең төп вакытын Кәрим Тинчурин исемендәге театрга багышлый. «Радиода, телевидениядә эшләгәндә дә минем төп эшем театр иде. Ә хәзер үз эшемне бары шунда дәвам итәм. Август уртасыннан Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланган «Соңгы әсәр» спектакле буенча эшне башлыйбыз. Сентябрьдә аның премьерасы булачак. Аңа инде ярты елга якын әзерләнәбез.

«Болгар» радиосында «Чәкчәк»-шоу минем өчен зур һәм әһәмиятле чор булды. Аны сагынып искә алам.», -дип белдерде Рөстәм Гайзуллин.

Рөстәм көлеп, шуны да өстәп куйды: «Хәзер, иртәнге биштә торып, эшкә барасы юк».

Идел Журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев