Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Рөстәм Закиров "Үзеңне пропагандалау кирәк"

“Үземне череп баеган җырчы дип санамыйм”

– Рөстәм, ник 33 яшьтә генә өйләндең?

– Тәкъдир, шулай язылган.

– Аңа кадәр йөргән кызларың булдымы соң?

– Студент чакта кызлар белән йөрерлек акча юк иде. Укып бетер­гәннән соң, 26 яшьтә Люция очрады. Люция белән аралаштым, берара икенче кыз белән дә йөреп алдым.

– Аннары кире ничек кайттың?

– “Сез бергә яшәргә тиеш!” – дип Аллаһы Тәга­лә кайтарды. 18 ел яшибез.

– Бизнесың бармы?

– Юк.

– “Пошалым чаналары” бизнеска кермиме?

– Керми. 7-8 тапкыр үткәрдем. Киләчәктә кирәк буламы-юкмы, карарбыз. Ул район күләмендә оештырыла башлады. Район үзешчәннәре катнаша, җыр фестивале ул, чана шуу фестивале түгел.

– Главалар, җитәкчеләр белән дус­лыгың бармы?

– Якын иткән җитәкчеләрем бар.

– Кемнәр алар?

– Әйтмим. “Халык артисты” исемен йөртсәм дә, бер караганда гади җырчы гына бит инде мин. Зур түрә турында: “Ул минем дустым”, – дип әйтү ярамас. Шуңа күрә исемләп әйтмим. Студент чактан ук мине якын итүчеләр бар, алар мине беркайчан да ташламаячак. 50 яшьлегемне үткәргәндә дә шушы дусларымны чакырып, филармониядә концерт куйдым.

– Җитәкчеләр белән дуслык урнаштыру өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Татар халык мәка­лен­дәгечә, кемгә нәрсә ошый, баганага терәү ошый. Кем белән җенең килешә... Ара­лашкан кешеләр белән җеннәребез килеште. Алар­ның миңа карата таләп­ләре дә бар. Җырчы буларак күпне дә өмет иткәннәр иде, аклап ук бетерә алмадым. Уртакул гына җырчы булып калдым.

Ник?

– Артист тормышына әзер түгел идем. Ешрак күренергә кирәк булган. Концертлар белән дә әзрәк йөрелгән. Хәзер яшьләр минем концертларга йөрмәскә дә мөмкин, өлкән буын өеннән чыкмый. Үзеңне пропагандалау кирәк. Үземне-үзем пропагандаламыйм, телефоным да кечкенә генә.

– Ник зур телефон алмыйсың?

– Кирәк санамыйм.

– “Инстаграм”да үзең­не популяр итү мөмкинлеге бар бит. Кайчан карама, Әнвәр Нургалиев анда.

– 2016 елдан башлап Әнвәр чоры китте. Артистны радио-телевидение пропагандаларга тиеш. “Инстаграм” белән генә популяр булып булмый.

– Форсатны кулдан ычкындыруыңа үкенәсеңме?

– Үкенү юк. Үкенеп нишлисең, вакыт кире кайтмый. Матур итеп яшәргә кирәк.

– Бертуган абыең үлгән икән...

– Әйе. Рафис абый. Ике ел элек. 4 августта. Фаҗигале төстә.

– Ничек кабул иттең?

– Бик авыр. Гаилә­сеннән аерылып үзе генә ялгыз яши башлаган иде. Кызы бер ел элек, 27 яшен­дә авырып үлеп киткән иде.

– Синең турыда: “Мәр­хәмәтле, гади, гадел, туры сүзле”, – диләр.

– Авылдан гади җыр­чы булып килдем. Син үзеңнең кыйблаңнан китәргә тиеш түгел. Син халыкка хезмәт итәргә тиеш... Гаи­лә­дә төпчек булып үстем. Әти белән әни гаделлеккә өйрәтте.

– 7-8 ел җырлар иҗат итмәдең...

– Үз эшемне эшлә­гән­мендер инде, дигән уй керде. Ваемсызланып йөрдем, репертуар искерде. 102 килога җиттем. Бүген 90 киломын. Монысы да артык, тагын 6 килоны ташларга кирәк. Солянка концертларында җырлап чыккач: “Ох, шәп җырладың”, – дигән сүз ишетәсе килә.

– Аны кем әйтергә тиеш?

– Тамашачы. Алкышлар да ишетергә телисең. Алкышлар да сыегайды. Соңгы елларда, Аллага шөкер, яңа җырлар пәйда булды. Тормышны дәвам итәргә кирәк.

– Артык беркатлы авыл малае бул­гансың, шул комачауладымы, әле дә беркатлымы син?

– Беркатлылык бардыр инде ул. Үзем торган җирдә базардан әйбер дә алып йөрергә тиеш түгелмендер, бәлки.

– Синең янда нинди базар?

– Мәүлетов базары.

– Улың Айрат армиягә барыр микән?

– 17 яше тулды. Казан музыка учи­лищесының 1 курсын тәмамлады. Саксофон классына керде. Үзем армиягә бару ягындарак.

– Калдырырга да буламы?

– Армиядән калдыру буенча нинди дусларым бар икән дип уйлаганым да юк.

– Акча эшләргә өйрәнеп буламы?

– Акчаны эшли белү бер нәрсә, аны тота белергә кирәк.

– Ничек өйрәндең?

– Күп аракы эчмәсәң, сөяркәләр белән йөрмәсәң, акча бетми ул. Үземне череп баеган җырчы дип санамыйм, булганы җитә. Улыма 160 меңлек саксофон алдык. Балаларга алырга тырышам. Кыз “Йолдызлык”та, конкурсларда катнаша. Миләүшәгә 12 яшь, җырлый, лауреат булды, Гран-прилар да алгалады. Саф татарча җырлый. Өйдә гел татарча сөйләшәбез. “Махровый татарин” диләр минем турыда.

– Ник җырчы булдың?

– Илһам абый, Әлфия апа, Габдулла Рәхимкуловларны тыңлап үстек. 52 яшендә Илһам Шакиров безнең авылга килде, шул вакытта авылдашларның сүзе истә калган: “Картаеп беткәч, Илһам нишләп йөри икән?” – дигәннәр иде. Хәзер миңа да 52 тула бит инде... Башлангыч классларда ук, көтүгә чыккач иртәдән кичкә кадәр җырлый идем. Әти яхшы җырлый иде. Җырчы булсам, әтине Казан сәхнәсендә җырлатам, дигән хыялым бар иде. Бер-ике тапкыр җырлаттым мин аны үзе. Музыка факультетын тәмамлап, авылга укытучы булып кайтырга тиеш идем. Шулай да, ун ел буе, мин җырчы микән, юк микән, дип йөрдем.

– Син һаман шул “Тойота Королла” машинасында. Машинаны өч ел саен алыштырырга кирәк, диләр.

– Өч ел саен – мактану өчен алыштыралар. Ә болай, ун ел йөрсәң дә була.

– Баҗайларың бармы?

– Аллага шөкер, баҗай юк минем. Люциянең ике энекәше бар. Баҗайлар белән дә авыр, кәҗә хайван түгел, баҗай туган түгел, диләр. Баҗай булмавы әйбәт. Бабай партком секретаре булып эшләгән. Әбигә – 65, бабайга 70 яшь. Лениногорскийның Туктар Урдалысы авылында яшиләр. Өй каршында кибет ачып сату иттеләр. Ул кибетне яптылар инде. Авылында да кешесе калмады. Булган кешеләр. Мин иң бәхетле кияүдер.

– Нинди һөнәрләрең бар?

– Авылда 15-20 сутый бәрәңге үс­те­рәм. Утын да ярам. Мунча идәнен алыштырырга кирәк, анысын да эшли алам.

– Рөстәм, сөйләшүебезне төгәллик. Хәзер нишлибез?

– Әйдә, сине үзебезгә кунакка чакырам, авыл ашы пешереп ашатырмын. Башта сыер ите саласың. Итне сәгать ярым кайнаткач аласың да, шулпага бәрәңге, аннары токмач, суган саласың.

– Киттек алайса, җырчы дустым, машинаңны кабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев