Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Салават 30нчы сезонын йомгаклады: «Татарстан ул – дәүләт»

Казанның Камал театрында Салават Фәтхетдиновның «Күңел көзгесе» исемле 30нчы сезон концерты 22 августта тәмамланды.

Халык артисты әлеге тамашада татар теленең мәктәпләрдән чыгарылу, пенсия яше, милли үсеш проблемнарын сәхнә геройлары аша әйттерде, азактан үзе җөпләп куйды. Азатлык хәбәрчесе дә әлеге концертта булып, Салават әфәнде, тамашачылар белән сөйләшеп кайтты.

Татарстан башкаласында 30нчы сезон концертлары башланганчы Салават Фәтхетдинов журналистлар белән матбугат очрашуында сорауларга җавап бирде. Ул вакытта татар мәктәпләреннән татар теленең кысрыклап чыгарылуы, пенсия яше турында җырчы төгәл фикерен әйтмичә, “30нчы сезон концертыма килегез, җавапны шунда ишетерсез”, дигән иде. Халык артисты сүзендә торды, “Күңел көзгесе” программасында татар теле, милләткә бәйле фикерләр сәхнәдә укытучы һәм укучы, җен һәм фәрештә образлары аша юмор белән халыкка җиткерелде, кайбер урыннарда үзе дә җөпләп куйды.

«Кызганыч, безнең халыкка ай-вай, кычкырырга, сикерергә, сальто ясарга, куллар-куллар, аяклар-ботлар кирәк. Мин бераз гына борчылам, зәвык үзгәрде. Ләкин без үзебезнең юлыбызга тугры калып, акрын гына эшләп барырга тиешбез. Ныклы нигез булу мөһим, кеше буларак та, татар буларак та, милләт буларак та. Кешенең үзәге нык булырга тиеш, мин-минлеге, үз-үзлеге түгел, үзәге”, диде җырчы.Тамаша башында ук ул “Күңел көзгесе” концертының нигезен тәшкил иткән таяну нокталары әйтелде. Төпле ныклы, мәхәббәтле гаилә, иман, Әлифба – үз телеңне белү һәм үз телеңне онытмау, татар моңы – бездәге моң бер милләттә дә юк дип халык артисты гамле, ямьле, мәгънәле концерт булачагына басым ясады.»Дәүләт БДИны бетермичә мин мәктәптән китмим», ди мәктәп тәмамлый алмаган укучы образындагы Таһир Гайнуллин. «Минем дә бит пенсиягә чыгасым килә, тизрәк укып бетер инде», дип сыкрана укытучы Ядкәр Хәбибуллин. Аңа җавап итеп укучы укытучысына, «Бөтен илнең пенсиягә чыгасы килә!» димәсенме. Зал шаркылдап көлә башлады.»Ниләр генә укытмыйбыз мәктәптә, татар теле генә юк!» ди укытучы Ядкәр әфәнде залга карап.Бу сүзләр Салават әфәнденең пенсия яшен арттыруга, татар телен укуны ихтыярига калдыруга карата җавабы буларак яңгырады. Өч сәгатьтән артык барган концерт буе җырлар арасында тамашачы юмор, бәйләгеч җөмләләр аша илдәге, республикадагы вакыйгаларга карата җырчының фикерләрен ишетә алды.

Кичәнең төп каһарманы 30нчы сезон концертында яшь җырчыларга сабак күрсәткәндәй, халык җырын заманча ритмда башкарды, җен: “Куллар-куллар, кайда сез, алкышларыгыз кайда!?” дип акырып сәхнә каршында сикеренде. Бу мизгелдә тамашачы күз алдына, арлы бирле йөрегән, алкышлар даулаган башкаручылар күз алдына килде.“Миңа калса, менә болай җырлауның бер авырлыгы да юк. Ләкин аның татарга кирәге дә юк”, дип Салават Фәтхетдинов фәрештәгә әйтүгә тамашачылар килешкәндәй көлешеп куйды.Җырчы бу тамашасында, үзе әйткәнчә, алдан куелган маякларга тугры калып, кырыйга тайпылмыйча, туры барды, залда танылган дус-танышлары, Лаеш районы башлыгы кебек түрәләр булса да, берсен дә телгә алмады диярлек, концерт карарга килгән Казан футбочылары да гади тамашачы кебек, бүләкләрен азактан бирде.Халык артисты Камалдагы 30нчы сезонын «Татарстанны республика дип әйтергә телем әйләнми, ул кечкенә генә булса да дәүләт, аның халкы, теле бар, моңы бар. Татарстан кебек ил беркайда да юк», дип «Мин яратам сине Татарстан!» җыры белән йомгаклады.Декабрьдә әлеге программаны Салават Фәтхетдинов Мәскәүдә куярга ниятли.

 

azatliq.org

Фото: azatliq.org

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев