Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Салават Elvin Greyга: «Күрсәтермен мин сиңа ничек җырларга кирәк икәнен»

Интернетта «Татар җыры»ның реклама роликлары пәйда булды. Шуларның берсендә Салават Elvin Greyга: «Күрсәтермен мин сиңа ничек җырларга кирәк икәнен», - ди. Ə яшь җырчы аңа: «Йөрәгем ничек куша, күңелем ничек тоя - шулай җырлыйм», - дип җавап бирә. Милли эстрада экспертлары фикеренчә, быелгы «Татар җыры» әлеге җырчылар арасындагы булган конфликтка...

Интернетта «Татар җыры»ның реклама роликлары пәйда булды. Шуларның берсендә Салават Elvin Greyга: «Күрсәтермен мин сиңа ничек җырларга кирәк икәнен», - ди. Ə яшь җырчы аңа: «Йөрәгем ничек куша, күңелем ничек тоя - шулай җырлыйм», - дип җавап бирә.

Милли эстрада экспертлары фикеренчә, быелгы «Татар җыры» әлеге җырчылар арасындагы булган конфликтка нокта куярга тиеш. «Бәлки алар бергәләп «Уфтанма»ны башкарыр?» - дигән фикерләр дә йөри.
Салават ел башында Уфада узган матбугат конференциясендә Радик Юльякшинның иҗатын бик тәнкыйтьләгән иде. «Татарча алай җырларга ярамый!» - диде ул. Янәсе, кемдер ул егетне киендергән дә, акча эшләргә дип сәхнәгә менгезгән.
- Салават абый, исәнмесез. Сезнең белән танышасым килә, - дип, смс язды миңа Элвин Грей. Бәлки очрашып, ярты сәгать бергә-бер сөйләшеп, аңа татар телендә алай җырларга ярамаганын аңлата алырмын, - ди эстрадабыз мэтры.
Кыскасы, барыбыз да түземсезлек белән «Татар җыры - 2017»не көтәбез. Елның иң көтелгән чарасы 16 декабрь көнне «Пирамида»да узачак.

    Зоя СОЛОШИНА
    Шәһри Казан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    2
    X