Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Салават Фәтхетдинов: Әбиләребезгә дә татар моңы кирәкми, аларга да Элвин Грей кирәк

"Без, ниһаять, татар кызларын киендерә башладык. Чишенеп беткәннәр иде бит, аз гына калган иде. Кемдер аларны чишендерде... "Нәрсә карап торасың, канәгатьме син моңа?" дип моның өчен миңа ике президенттан да эләкте. Шуңа күрә бу минем бурычым", диде жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов кичә Татарстан Республикасы...

"Без, ниһаять, татар кызларын киендерә башладык. Чишенеп беткәннәр иде бит, аз гына калган иде. Кемдер аларны чишендерде... "Нәрсә карап торасың, канәгатьме син моңа?" дип моның өчен миңа ике президенттан да эләкте. Шуңа күрә бу минем бурычым", диде жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган "Татар моңы" конкурсына багышланган матбугат конференциясендә.

Матбугат чарасының азагында ул "чишендерүчеләрнең" берсен атап та үтте: "Марат («Барс Медиа» Инновацион эшлекле үзәк ҖЧҖнең директорлар советы рәисе Марат Гәрәев) "Барс-медиа"ны барлыкка китерде. Ул татар эстрадасын ясаган кеше, ул татар җырының бәясен күтәрде. Чөнки рус концертларына караганда татар концертлары арзанрак тора иде, бу кимсетә торган күренеш иде. Марат оештырган "Татар җыры" концертларына билет табып булмый. Бу яхшы! Маратның ялгышлары бар инде - ул кызларын чишендерде..."

"Җитмеш җырчы була алмый, җиде яхшы җырчы булырга тиеш. Ә без җитмешне алдык. Аларга җитмеш төрле берсеннән-берсе матур костюм тектердек. Аларның исемнәре дә, җисемнәре дә, киемнәре дә татарча булачак. Әзер артистны алып, акчага төреп, сәхнәгә чыгарып бәрергә акыл кирәкми, минемчә, - дип дәвам итте үз фикерен Салават Фәтхетдинов. - Балалар татарча сөйләшми дибез. Үзебез үк алар белән русча сөйләшәбез. Өйдә булмаган тәртипне илдә салып булмый. Әйдәгез, шушы конкурс белән Татарстаныбызны тәртипкә салыйк әле - татарча сөйләшсеннәр, татарча җырласыннар! Хәзер дөнья үзгәрде. Хәтта әбиләребезгә дә татар моңы кирәкми, аларга да Элвин Грей кирәк. Гаҗәпләнәм - бу замана агышымы, әллә мәгънәсезлекме икән?!"

"Җырчыларның сыйфаты түбәнрәк булырга мөмкин, чөнки без җырчыларны үзебез эзләп табабыз, башка конкурслар табылган белән генә эшлиләр", -дип тә аңлатып үтте конкурсның жюри рәисе.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел «Татар моңы» халыкара конкурсының бюджеты - 5 миллион сумнан бераз артыграк. Шуның 1 миллион сумы - приз фонды булын да исәпкә алсык, башка зур бюджетлы фестивальләр белән чагыштырганда, моның бик кечкенә сумма булуы билгеләп үтелде. Беренче ел конкурсның бюджеты нибары 600 мең сум булган.

Рүзилә МӨХӘММӘТОВА

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев