Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Салават Миңнеханов аэропортта нинди теләк тели?

Салават Миңнеханов хаҗиларны изге сәфәргә озату белән мәшгуль. Бүген Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинны дә аэропортка алып килгән. “Киләсе елга миңа да хаҗга барырга насыйп булса иде, Амин” дип яза популяр җырчы.

Төрле басмаларга биргән интервьюларында Салават Миңнехановның хатыны Гүзәлем белән ничек итеп дингә якынаюлары хакында сөйләгәне булды. Өйләнешкәндә аларга Гүзәлемнең бабасы – Факил бабай никах укыган. Ул – Азнакай районындагы Таулы Бүләк авылының имамы. Гүзәлнең әтисе дә дин юлына баскан. Башта Азнакайда мәдрәсәдә белем алып, соңрак Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый.

Моннан биш-алты ел элек Салават ураза тота башлаган. Шулай итеп, догалар ятлап, Гүзәлем белән намазга басалар.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев