Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

"Сылу алма" Эльмира Гыйльфанова: "Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын чамалап йөри идем, әмма..."

Халык күңеленә "Сылу алма" җыры белән үтеп кергән яшь җырчылар - Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, ниһаять, гаилә корырга булганнар. Казандагы тәүге концертлары вакытында егет үзенең кәләшенә тәкъдим ясады! Сәхнәдә, тамашачылар күз алдында ул Эльмирага бер кочак чәчәк һәм йөзек бүләк итеп, аның кулын сорады. - Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын...

Халык күңеленә "Сылу алма" җыры белән үтеп кергән яшь җырчылар - Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, ниһаять, гаилә корырга булганнар. Казандагы тәүге концертлары вакытында егет үзенең кәләшенә тәкъдим ясады! Сәхнәдә, тамашачылар күз алдында ул Эльмирага бер кочак чәчәк һәм йөзек бүләк итеп, аның кулын сорады.

- Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын чамалап йөри идем, әмма шулай көтелмәгәнчә булыр дип һич кенә дә башыма китермәгән идем, - ди кәләш.

Яшьләр өч ел очрашып йөриләр икән инде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергәч танышкан булганнар. Туй көне әлегә билгесез икән. "Ул турыда тәгаен сөйләшмәдек әле, шулай да җәй урталарыннан да соңга калмыйча үткәрербез, дип уйлыйм", - ди бәхетле кәләш.

Галия РАХМАН

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X