Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

"Татар моңы" бәйгесенең өч хөкемдарына халык артисты исеме бирелде

Г.Камал исемендәге театрда "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты бара.

«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының хөкемдарлар составындагы өч артистка Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Бу турыда бүген Г. Камал театры сәхнәсендә бара торган «Татар моңы» фестивале гала-концерты барышында билгеле булды.

Тиешле Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Татарстан Президенты Карарында нәтиҗәле иҗади эшчәнлекләре һәм музыка сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткəннәре өчен «Казан» милли-мәдәни үзәгендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильсовка, аккомпаниатор Рәсим Низамовка, җырчы Вил Усмановка Татарстанның халык артисты исеме бирелә, диелгән.

  • «Татар моңы» вокал һәм кораллы ансамбльләрне, халык җырларын, татар классик музыка әсәрләрен башкаручы 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган талантларны берләштерә. Әлеге конкурска Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән катнашучылар чакырылган иде.
  • Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.

 

Фото: Зилә Мөбәрәкшина

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X