Язын – “ТМТВ” премияләрен тапшыру тантанасы, кышын – “Татар җыры”, ә көзен – “Җанлы концерт”. Бу чараларны өч нәрсә берләштерә: “Пирамида” концертлар залы, эстраданың күпчелек җырчыларының, оештыручыларның “Татар радиосы” һәм “Барс Медиа” татар медиа группасы булуы. “Җанлы концерт”ның җанын без дә эзләп кайттык.
Җырлаганның биергә исәбе бар
“Җанлы концерт” 27 октябрь көнне узды. Тамашаның үзенчәлеге шунда: артистлар, инструменталь ансамбльгә кушылып, үз тавышлары белән җырлый. Моңа кадәр оештыручылар матбугат очрашуында җырчыларның “тере” тавышка җырлау-җырламавы турында сүз куертты һәм фонограмманы аерырга өйрәтте. Кичәдә 30дан артык җырчының ни рәвешле җырлаганын ишеттек.
Чараны Айваз Садыров белән Гөлназ Сәфәрова башлап җибәрде. Аларны концертны алып баручылар буларак еш күрәбез. Үзләре дә бу җәһәттән шаяртып алды. “Минем “Татар радиосы”ның баш мөхәррире булуымның, ә Гөлназның концерт чараларының сценарий өлешенә җаваплы булуының монда катнашы юк. Имеш-мимешләр булмасын өчен, үзебез белән бергә алып баручы итеп Рамил Шәрәфиевне дә алдык”, – дип, яңа партнерларын сәхнәгә дәште Айваз Садыров. Калган ике проектны да бу өчлек алып барса, гаҗәпләнмәссез.
Айваз белән Гөлназның алып баручы буларак телләре төртмәле, юморга бай. Концертта акча, ир-хатын мөнәсәбәтләре, пенсия, бензин бәясенә дә кагылып үтте алар. Бер яктан, халыкның үзәгенә үткән бу мәсьәләләрне күтәрмәскә дә була иде кебек. Ник дигәндә, тамашачы концертка җыр-моң тыңларга килә.
“Безнең радионы яшьләр радиостанциясе дип кенә атау дөрес түгел. Бездә ретро җырлар да яңгырый”, –дип искәртте Айваз Садыров. Дөрес әйтә үзе. Концертта радиода хит булган, халык мәхәббәтен яулап, күңелгә кереп калган җырлар да яңгырады. Шундыйларның берсе – Асаф Вәлиев башкаруында “Әйтмә син авыр сүз...” җыры.
Сәхнә яшьләргә ачык иде бу көнне. Зур сәхнәгә тәүге адымнарын Миндияр Шәймәрданов исемле егет ясады. Ул – “Татар радиосы” үткәргән кастинг финалисты икән. “Синең карашларың, карашларың, онытмамын...” дип моңланды егет. “Пирамида”дагы концертны беренче булып ачып җибәрүен, чыннан да, онытмастыр ул. “Җанлы концерт”ка килеп, әле җылынып та өлгермәгән тамашачыларның битараф күзләрен дә онытмас.
Җыр бәйрәмен алып баручылар эстрада йолдызларын радиода алып баручы ролендә дә күрәләр икән. Алар әйтүенчә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар – “Азат хатыны” дигән программаны, Чәчкә – “Һава торышы”н (“Иң яхшы көн” дип җырлавына ишарәләп), Радик Яруллин белән Айрат Сафин таныштыру-кавыштыруга юнәлгән “Ике йөрәк” программасын яхшы алып барырлар иде. Соңгыларына исә аерым тукталды Айваз: ярәштерү эшен ике егет башкаруы сәеррәк түгелме? Шушы арада мәгълүмат чараларында, халык телендә, интернетта иң еш кабатланган вакыйганы да юморга борып куйдылар тагы: “Суд сәгате” тапшыруын бер-берсе белән конфликтка кергән Элвин Грей һәм Гүзәл Уразовага ышанып бирмәкчеләр. Грей дигәннән, оештыручылар аның да концертта катнашуы турында хәбәр иткәннәр иде. Тик җырчы күренмәде. Былтыр “ТМТВ” премияләрен тапшыру тантанасына да, концертны йә башлыйм, йә төгәллим дип, алдан кисәтү ясап килгән иде ул. “Татар җыры”на шартлар куймыйча гына килә калса ярар иде инде.
Халыкның көчле алкышларына Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Филүс Каһиров, Рифат Зарипов лаек булды. Иркә һәм Эльмира Сөләйманова концертта “Татарстанның атказанган артисты” исемен алды. Мактаулы исемне Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. Ирада ханым, тырыша-тырмаша, аларны татарча котлады. Хөрмәтенә рәхмәт инде.
Җырның ертыгы юк, дибез. Ярый әле эстрадада ике кешелек юрганның берәүгә дә җитмәве турында да, яратмыйча кочаклауның тыелган гамәл булуын да, суларның кирегә акмавын да еш искәртеп торалар. Җырчылар да һәр яктан оста. Җырлап кына калмыйча, сәхнәдә биергә дә өлгерәләр. Җырлый белгәннең биергә исәбе бар, дигәннәре – шушыдыр.
Сәхнә тоткан җырчыларның киемнәренә дә игътибар итмичә булмый. Әллә заман таләбе инде – хатын-кыз җырчыларда ачык иңсәле, кара төсләргә өстенлек бирелгән күлмәкләр еш очрады. Ә чараның техник ягына килгәндә, аңа “бишле” билгесе куярга була. “Җанлы концерт”ка җан өстәп торучы бэк-вокалистлар, музыкантлар төркеменә дә афәрин. 3 сәгатьтән артык вакытларын аягүрә басып уздырды бит алар.
Халык – зур ул, дәртле ул, моңлы ул...
Тукаебыз әйткәннәрне дәвам иттерсәк, халык чараларга соңарып йөрергә дә яратучан, кәеф-сафа корырга да һәвәс әле. “Пирамида” бинасын аеруча да үз итеп йөри тамашачы. Ник дигәндә, монда буфет тамаша залында ук урнашкан. Сәхнәдә теләсә нишләсеннәр шунда, син тамак ялгап утырсаң да сүз әйтмиләр. Ә соңга калу дигәннәре – безгә хас күркәм сыйфат инде ул. Концерт барышында тулыр-тулмас урыннар әкренләп тула барды, тулганнары бушый торды (йә арып чыгып китәләр, йә машиналарын тиешле урынга куймау сәбәпле, урыннарыннан торып, мәсьәләне хәл итәргә мәҗбүрләр, йә бик мөһим шалтыратулар кабул итәләр). Кыскасы, тыз-быз, гөж килде “Пирамида” залы.
Чебешләрне көзен саныйлар, диләрме? Казан халкы җырчыларны санады. Канәгать тә калдылар төсле. Кышны, “Татар җыры”н көтәбез хәзер.
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Нет комментариев