Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

"Татар радиосы” туган көненә 30 меңнән артык тамашачы җыелды

Төп бүләк - “Бәкер” шифаханәсенә өч көнлек юлламаны Казаннан Алсу Абдрахманова отты.

Кичә Казанның Горки-Әмәт паркында, ачык һавада узган “Татар радиосы” концертына 30 меңнән артык тамашачы җыелды. Радионың 17 яшьлек туган көненә багышланган концерт әлеге паркта, бу масштабта, икенче ел рәттән уздырыла.

Радионы туган көне белән котларга утызга якын артист килде. Алар арасында Илдар Әхмәтов, Гүзәлия-Хәким, Фәрит Низамиев, Иркә, Эльмира Сөләйманова, Рамил Галимҗанов, Артур-Марат, “Кыю кызлар”, Хәмдүнә Тимергалиева һ.б.лар бар иде.

Бәйрәмне Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барды.

“Быел “Татар радиосы”на 17 яшь. Шушы 17 еллык тарихның 3 елына минем җитәкче буларак кагылышым булуына горурланам, - диде радионың баш мөхәррие Айваз Садыйров “Татар-информ”га. – Чөнки “Татар радиосы” ул ачылган көннән бирле татар телендә сөйләүче аз санлы радиостанцияләр арасында һәрвакыт беренче урында торды. Без моны буш сүз буларак кына әйтмибез, бу – статистика ягыннан да, саннар ягынна да исбатланган. Радиода мин 7 ел. Монда мин гадәти линияне алып баручыдан башлап, баш мөхәрриргә кадәр булган барлык баскычларны үттем. Иртәнге шоуны да алып бардым, музыкаль редактор да булдым, пиар белән дә шөгыльләнергә туры килде. Шуңа күрә мин аны һәрьяклап беләм һәм яратам".

Әлеге финал концертка кадәр “Татар радиосы” дүрт көн дәвамында Горки-Әмәт паркында ачык студиядә эшләде. Көн саен кичке 5тән 7гә кадәр туры эфир барды.

“Без аны узган ел беренче тапкыр эшләдек һәм бу формат безгә бик ошады, - ди баш мөхәррир. – Узган елдан аермалы буларак, быел яңалык шунда: былтыр ике сәгать буе аралашып кына утырган булсак, быел исә бер сәгать вакытта артистларның акустик концерты оештырылды. Дүрт көн эчендә Салават-Гүзәлем, Илназ Гарипов, Филүс Каһиров, Илсөя Бәдретдинова килде. Алар ачык һавада, үзләренең музыкантлары белән, тере тавышка җырларын җиткерде. Халык аны тыңлады, килде, карады. Былтыр да соңгы дүртенче көндә без зур финал буларак, тамашачыларга концерт бүләк иттек".

 

Айваз Садыйров, радионың туган көне уңаеннан, тыңлаучыларга рәхмәт әйтте һәм яңа сезонның кайбер яңалыкларын сөйләде.

“Шушы еллар эчендә безнең белән бергә булган тыңлаучыларыбызга бик зур рәхмәт. Без алга таба да кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләрбез. Радио бүген сөйләгеч, рупор булудан гына туктады. Ул төрле форматта, төрле юнәлештә халыкка якынаерга тырыша. Видеоформатмы, интернет ашамы – барысын да кулланабыз. Инде хәзер безнең уеннар да интерактив рәвештә башкарыла. Әле тагын бик күп кызыклы идеяләр бар, аларның барысын да яңа сезонда тормышка ашырырбыз. Яңа сезонга бәйле бер үзгәрешне генә әйтеп узам. “Хәерле иртә, Австралия” тапшыруына быел профессиональ психолог киләчәк. Һәм ул алып баручылар белән бергә, профессиональ яктан да фикерен әйтәчәк”, - диде Айваз.

“Татар радиосы”ның 17 яшьлек туган көненә җыелган тамашачы, бушлай концерт белән беррәттән, лотереяда катнашып, бүләкләр белән дә кайтып китте. Төп бүләк - “Бәкер” шифаханәсенә өч көнлек юлламаны Казаннан Алсу Абдрахманова отты.

“Оpen-air форматындагы шушы концерт традициягә әйләнеп бара. Кичке 8гә 20 мең кеше килгән дип хәбәр иттеләр безгә. Бу – безнең радио эшли, кеше тыңлый дигән сүз, без моңа бик шат”, - диде “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева.

  • Узган ел әлеге ачык концертка 25 мең кеше җыелган иде. Быел исә тамашачылар саны 30 меңнән артып китте.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев