Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Татар шоу-бизнесының 5 иң популяр баласы (ВИДЕО)

Танылган кешенең баласына кечкенә чагыннан ук бик зур игътибар бирелә, якыннарыннан гына түгел, әти-әнисенең иҗатын күзәтүчеләрдән дә. Бүгенге көндә шоу-бизнесның кайбер балалары әти-әниләреннән дә популярлырак. Без Instagram социаль челтәрендәге иң популяр 5 йолдызлы бала рейтингын төзедек! Ә син алар турында беләсеңме икән, тикшереп карыйк! 5 урын Безнең рейтингыбызны Зөлфәт Зиннуров...

Танылган кешенең баласына кечкенә чагыннан ук бик зур игътибар бирелә, якыннарыннан гына түгел, әти-әнисенең иҗатын күзәтүчеләрдән дә. Бүгенге көндә шоу-бизнесның кайбер балалары әти-әниләреннән дә популярлырак. Без Instagram социаль челтәрендәге иң популяр 5 йолдызлы бала рейтингын төзедек! Ә син алар турында беләсеңме икән, тикшереп карыйк!

5 урын

Безнең рейтингыбызны Зөлфәт Зиннуров һәм аның кызы ачып җибәрә. Әмма Залияне инстаграммда күбрәк #авторитет дип беләләр. Зөлфәт Зиннуровның язылучылары Зәлиянең оста кыз һәм үткен телле булуын очраклы рәвештә төшерелгән видеоларда отып ала. Әти кеше дә үзенең язылучыларының нәрсә кызыксындырганын аңлап, Зәлия белән машинада балалар бакчасына барышлый пантомималар төшерә башлый. Бу видеоларда Зәлия әтисе күз алдына китергән очракларга мимика белән җавап бирә. Соңыннан әтиле-кызлы дуэт төрле миниатюралар да төшерә башлый. Әмма нәкъ менә пантомималар 14000гә кадәр караулар җыя.

. 4 урын: Киләсе популяр инста-йолдызчыгыбыз Зәмирә Рәҗәпованың төпчек улы Данил. Видеоларда әнисе кечкенә Данилның шаянлыкларын күрсәтә. Башта видеолар инстаграмның 24 сәгаттән юкка чыга торган сәхифәсендә чыкса, соңыннан видеолар пост рәвешендә чыга башлады. Бер минутлык видеоларда нәни Данил йә гөл төбендәге җирне идәнгә чәчә, йә өйдәге бөтен тартмаларны актарып туздыра, йә йомыркаларны вата! Әни кеше видеоларны кызык өчен генә төшереп, улын мактап тормый, әлбәттә. Ул Данилны әз генә орышып, алай эшләргә ярамаганын да аңлата. Данилның маҗаралары 19 меңнән артык караулар җыя.

3 урын: Рейтингыбызның бакыр медаленә Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм ия. Күптән түгел генә инстаграмда үзенең шәхси битен ачкан җырчы, постларында еш кына улы турында да сөйли. Видеоларда Салават абыйның язылучылары Рөстәмнең гонка ярышларында призлы урыннар алуы, әти-әнисенә ярдәм итеп бакча эшләрен башкаруы турында белә. Әти-әнисенең горурлыгы булып торган Рөстәм Фәтхетиднов турындагы видеоларны 44 000 кеше караган

2 урын : Рөстәм Фәтхетдиновны узып рейтингның икенче урынында торучы кызыклы видеоларның герое Камиль Кираметдинов була. Ильмира Нәгыймованың улы әнисенең инстаграмдагы аккаунтын бик күпкә популярлаштырды. Җырчы кызык мизгелләрне истәлеккә дип инстаграмга керткәннән соң, язылучылар тагын кертергә сорый башладылар ди. "Качырып төшергәнем була, болай кыланыр иде. Начар комментарийларга килгәндә, Камильгә язмыйлар, анысы сөендерә", − ди Камильнең әнисе Ильмира Нәгыймова. Әмма Камильнең катнашындагы 52 меңнән артык караулар җыючы видеоларны сез Ильмира Нәгыймовада таба алмыячаксыз. Камильнең хәзер инстаграмда үзенең шәхси бите барлыкка килде һәм бүгенеге көндә аңа 5500дән артык кеше язылган.

1 урын:

Җиңучебезгә да барып җиттек! Ул да булса 80 000гә якын караулар җыючы, хейтерларга да (начар комментарияләр язучы), фанатларга да ия булган нәни кызыбыз, Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы - Ләйлә! Әмма бу кыз белән таныш булган, аның катнашындагы видеоларны көтеп алып, яратып караган кешеләр мине #ЙәЙә дип төзәтерләр иде. Ләйләне аның энесе Гумәч (Гөмәр) шулай дип йөртә. Видеоларда сез Ләйләнең күп шау-шу уяткан намаз укуын, Гөмәр белән талашып алуларын, җәйге каникулларын авылда ничек уздыруын күрә аласыз. Кечкенә генә Ләйлә үзенең яшенә карамастан бик акыллы һәм оста кыз. Нәкъ менә шуның өчен аны яратып карыйлар һәм аның катнашындагы видеоларны көтеп алалар.

#йэйэ #ландышнигматжанова

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X