Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

«Татар җыры-2016»: ни өчен Салават Фәтхетдинов концертта катнашмаган?

Менә, ниһаять, түземсезлек белән көтеп алынган елның төп вакыйгасы - «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале дә үтеп китте. Быелгы «Татар җыры»нда кайсы артист ике «Алтын барс» алды? Разил Вәлиев кемнәргә атап шигырь язган? Ни өчен Салават Фәтхетдинов катнашмады? Кайсы артистлар икешәр җыр башкарды? «Пирамида»да узган «Татар җыры»ннан Intertat.ru хәбәрчесе әзерләгән...

Менә, ниһаять, түземсезлек белән көтеп алынган елның төп вакыйгасы - «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале дә үтеп китте. Быелгы «Татар җыры»нда кайсы артист ике «Алтын барс» алды? Разил Вәлиев кемнәргә атап шигырь язган? Ни өчен Салават Фәтхетдинов катнашмады? Кайсы артистлар икешәр җыр башкарды? «Пирамида»да узган «Татар җыры»ннан Intertat.ru хәбәрчесе әзерләгән репортажны кыскартып тәкъдим итәбез.

Фестивальдә беренче тапкыр катнашучылар дулкынлануын белдерсә, икенчеләре бер дә борчылмаган кебек тоелды. Сөмбел Билалова, Иркә, Алсу Фазлыева, Гөлназ Батталова кебек җырчылар бер гримеркада, Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразовалар - икенчесендә, ир-ат җырчылар исә башкасында әзерләнде.

Быелгы фестивальне Татарстанның халык артисты Айдар Галимов «Ак хыяллар» җыры белән башлап җибәрде. Күпләр башта аның чыгышын репетиция дип уйлады. Чөнки, беренчедән, Айдар әфәнде костюм-чалбардан түгел, ә гади киемнән чыгыш ясады, икенчедән, тамашачы аны концерт ахырында гына күрергә күнеккән. Ләкин Айдар Галимов фестиваль тәмамланганчы тагын бер җыр башкарып, ир-ат җырчылар арасында «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады.

«Иң яхшы видеоклип» номинациясендә ир-атлар арасында «Йөрәгем яна» җыры белән Илназ Баһ, хатын-кызлар арасында «Мәхәббәткә юк ара» җыры белән Сөмбел Билалова «Алтын барс»ка ия булды. Шуны да әйтергә кирәк: быелгы фестивальгә декорацияләр әзерләп азапланмаганнар. Бөтен игътибар төрле төстәге, төрле тематикадагы графикада иде. Кайбер артистларның чыгышын биючеләр тулыландырды. Мәсәлән, «Иң яхшы дуэт» номинациясендә «Күгәрченем-гөлкәем» җыры белән җиңгән Алсу һәм Азат Фазлыевларның чыгышы шундыйлардан иде. Җырлы гаилә беренче «Алтын барс»ын алды.

Беренче бүлек «Иң популяр автор-башкаручы» номинацияләрендә җиңүчеләрне тәбрикләү белән тәмамланды. Хатын-кызлар арасында «Ак алмагач» җыры белән - Ильмира Нәгыймова, ир-ат җырчылар арасында Фирдүс Тямаев җиңү яулады. Фирдүсне тамашачы һәрвакыт җылы кабул итә, дәррәү алкышлый. Бу юлы да җырчы ике җыр башкарып кереп китте.

«Татар җыры»н Гөлназ Сәфәровадан башка күз алдына да китерүе кыен. Без аңа шулкадәр күнектек ки, урынына башка берәүне бастырсалар, кабул итүе авыр булыр иде. Быелгы тамашаны да Гөлназ Айваз Садыйров белән алып барды. Аларның икесенә дә тел-теш тидерерлек түгел, киемнәре, алып барулары - югары билгегә лаек. Айваз сценарийны үзенә күрә юмор белән язган. Тик кайберәүләр әллә төшенеп бетә алмады, көләсе урында хәтта елмаймады. Тамашачының зәвыклысы гына җыелган иде. Кайбер ханымнарның күлмәкләре фестивальдә катнашкан җырчыларныкыннан да затлырак булып чыкты.

Сәхнә түрендә Филүс Каһиров күренүгә үк, аны көчле алкышларга күмделәр. Филүс «Кайда син?» җырын башкарып лаеклы рәвештә «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады. Хатын-кыз җырчылар арасында бу исемгә «Тынычландым» җыры белән Зәйнәб Фәрхетдинова лаек булды. «Халык мәхәббәте» номинациясендә «Ромашкалар» җырын башкарып Гүзәл Уразова җиңде.

Быелгы 17нче «Татар җыры»ның соңгы «Елның музыкаль ташкыны» номинациясендә «Елама, ярсыма» җыры белән Elvin Grey (Радик Юльякшин) бүләкләнде. Гүзәл Уразова белән Радик хит җырга әйләнгән «Красивая, хороший» җырын бонус буларак башкарды. Гүзәл, Гөлназ Сәфәровадан кала, ике тапкыр күлмәк алыштыручы бердәнбер артист иде. «Татар җыры» фестивале традиция буенча гимн белән тәмамланды.


Салават Фәтхетдинов булмадымыни, диярсез. Булмады. Салаватның килү-килмәвен ахырга кадәр сер итеп сакласалар да, ул быел «Татар җыры» сәхнәсендә күренмәде. Ә шулай булгач, «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры да яңгырамады. Хәзерге вакытта җырчының Мәскәүдә гастрольләре бара икән... Шулай итеп, быелгы «Татар җыры» фестивалендә 28 «Алтын барс» үз иясен тапты. Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге белән килешмәүче тамашачылар концерт тәмамлангач та фикер алышты әле. Бәлки алар теләгән җырчыларга киләсе елга бәхет елмаер? Сабыр гына 18нче «Татар җыры»н көтик...

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев