Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

"Татар җыры" фестивале тәмам: тамашачыларда капма-каршы фикерләр туа

Кичә, ягъни 17 декабрь көнне "Пирамида" күңел ачу комплексында XVII "Татар җыры" халыкара фестивале узды. Анда унҗиде номинациядә 20 дән артык җырчы бүләкләнде. Тамашачылар арасында быелгы "Татар җыры" хакында төрле фикерләр яңгырады. Кайбер артистлар да чарага мөнәсәбәтле карашларын "Татар-информ" га белдерде. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева фикеренчә, быел "Татар җыры"...

Кичә, ягъни 17 декабрь көнне "Пирамида" күңел ачу комплексында XVII "Татар җыры" халыкара фестивале узды. Анда унҗиде номинациядә 20 дән артык җырчы бүләкләнде. Тамашачылар арасында быелгы "Татар җыры" хакында төрле фикерләр яңгырады. Кайбер артистлар да чарага мөнәсәбәтле карашларын "Татар-информ" га белдерде.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева фикеренчә, быел "Татар җыры" оештыру ягыннан, бераз сүлпәнрәк. "Бәлки, заманасы авыррактыр. Җырлар да сайрак. Мин монда җыр, матур, сыйфатлы җыр тыңларга дип килдем. Ләкин әлегә андыйлар бер-ике генә яңгырады",- диде ул чараның беренче өлеше тәмамланганнан соң тәнәфес вакытында. Аның сүзләренчә, "Татар җыры" һәрвакыт алда бара, әмма быел аның өчен яңалык булмаган. Шулай булуына да карамастан, оештыручыларны югары бәяләде артист. "Татар җыры" ул бер компания проекты һәм мин ул оешма каршында баш иям. Унҗиде ел дәвамында үз акчаларына мондый чара оештырганнары өчен ул егетләргә "афәрин" дип әйтәсе килә. Бүгенге заманда мондый тамаша үткәрү һәм аны шундый дәрәҗәдә тоту бик авыр хезмәт. Хәзер алар бераз пауза алганнардыр, дип уйлыйм. Чөнки алдагы елларда фестивальнең 20 еллыгы узачак. Бөтен идеяләр һәм финанслар шуңа юнәлдерелгәндер. Иҗат кешесе буларак, мин дә шулай эшләр идем", - диде ул.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин фикеренчә, тәнкыйть һәм ризасызлык сүзләре ишетелүгә карамастан, тормыш алга бара, шул исәптән, эстрада да. "Һәр чорның үз җыры бар. Прогресс бара, берәүләр алмашына, икенчеләр чыга. Моннан биш ел элек Фирдүс Тямаевның шулай сәхнәгә чыгачагын кем уйлаган! Бар сәләтле балалар, бар урта куллы сәләтле җырчылар. Барысы да кадерле. Иң мөһиме - алар бит татарча җырлый, татар моңын күтәрә", - ди Илдар Хәйруллин. Артист сүзләренчә, эстрада җырына классик әсәрләргә куелган кебек бик зур таләпләр куярга кирәкми. "Җырны тыңлаганда безнең бераз күңелебез селкендеме, шунысы кадерле. Ул җырлар күбрәк яшьләргә адресланган. Алар "Гөлҗамал" белән "Галиябану" ны гына тыңлап утыра алмый. Оештыручылар зур акчалар кертеп, җырчыларны барлап, барысын бергә туплап, тамашачы җыеп, берләштереп, татар халкы үсешенә зур өлеш кертә", - диде артист.

Сүз уңаеннан, фестиваль алдыннан узган матбугат очрашуында "Татар җыры"ның быелгы бюджеты 12 млн сум булачак диелгән иде.

Концертны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды.

Лилия ЛОКМАНОВА

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X