Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

«Татар җыры»нда 400 мең сумлык костюмны кем киячәк?

Быелгы «Татар җыры» фестиваленең үзенчәлеге нәрсәдә? Чараның бюджеты күпме? Иң кыйбатлы костюм ничә сумга төшкән? Быелгы номинантлар арасында кемнәр бар? «Татар җыры»на багышланган матбугат очрашуында башкала журналистлары оештыручыларга әнә шул сорауларны юллады. «Татар җыры» фестивале «Барс Медиа» татар медиагруппасы тарафыннан 17нче ел рәттән үткәреләчәк. Медиагруппа президенты Камил Гәрәев фикеренчә, фестиваль...

Быелгы «Татар җыры» фестиваленең үзенчәлеге нәрсәдә? Чараның бюджеты күпме? Иң кыйбатлы костюм ничә сумга төшкән? Быелгы номинантлар арасында кемнәр бар? «Татар җыры»на багышланган матбугат очрашуында башкала журналистлары оештыручыларга әнә шул сорауларны юллады.

«Татар җыры» фестивале «Барс Медиа» татар медиагруппасы тарафыннан 17нче ел рәттән үткәреләчәк. Медиагруппа президенты Камил Гәрәев фикеренчә, фестиваль татар телен, мәдәниятен, сәнгатен саклап калу максатыннан оештырыла башлаган. «Бу мәсьәлә бүген дә актуаль. Минемчә, татар телен саклауның төп чараларының берсе - җыр. Әлбәттә, без фестивальне үзгәртергә, ел да кабатланмас итәргә тырышабыз. Хәтерләсәгез, баштагы елларда фестивальдә Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек күренекле шәхесләребез катнашты. Фестивальдә чыгыш ясаучы артистларның берсе дә фонограммага җырламаячак», - дип сөйләде ул.

Камил Гәрәев «Татар җыры»н оештыруга сарыф ителгән акчаның күләмен дә әйтте. «Ел саен бу чарага 12 млн сум акча тотыла», - диде ул. Артистларга костюм әзерләү чыгымнарын да «Барс Медиа» күтәрә. Әйтик, быелгы «Татар җыры» өчен тегеләчәк иң кыйммәтле костюмның бәясе 400 мең сумны тәшкил итә. Әмма аның кайсы артистка булачагын сер итеп калдырдылар. Сүз уңаеннан, фестивальнең билет бәяләре 4000-8900 сум. Концертка барырга мөмкинлеге булмаганнар аны ТМТВ телеканалында туры трансляция аша күрә алачак.

Матбугат очрашуында «Алтын барс»ка ия булган артистлар - Артур һәм Марат дуэты, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Фирдүс Тямаев, Хәния Фәрхи дә бар иде. «Алтын барс» сыннарын алу буенча рекордсмен Хәния ханым быел «Гармунчы» җыры белән чыгыш ясарга җыена. Ул беренче «Алтын барс»ын югалтуын, төгәлрәге урлануын исенә төшерде. «Бриллиантлы брошканы киемемә тагып йөрдем. Кызганычка, аны бер район үзәгендә урладылар. Мин аны янә кайтарыр идем, чөнки ул минем балаларыма, оныкларыма калачак бай мирас», - диде ул. Камил Гәрәев исә бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.

Гүзәл Уразова быел үзенчәлекле «Халык мәхәббәте» номинациясендә катнаша. «Бүгенге көндә 14 «Алтын барс»ым бар. Беренчесен «Нигә болай ашкынасың, йөрәк?» җыры белән туган көнемдә алган идем. Быел номинациягә «Ромашкалар» җырым тәкъдим ителде», - диде җырчы.

Журналистлар эстрадада хөкем сөрүче үзгәрешләрнең «Татар җыры»на йогынтысы хакында кызыксынды. Ләкин Фирдүс Тямаев фикеренчә, бу үзгәрешләр халык күтәргән җырчыларга кагылырга тиеш түгел. «Хөкүмәт иҗатчыларның эшенә кысылмасын иде. Авылларда клублар юк, булганнары да эшләми. Менә шул мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Шуны да әйтәсем килә: һәр «Татар җыры»ннан соң артистларны, аларның киемнәрен тәнкыйтьләп язалар. Ә бит, киресенчә, бер-беребезне тәрбияләргә, күтәрергә кирәк. Ошамый икән, җырчының үзенә килеп әйтегез», - диде Фирдүс. Кызурак холыклы Фирдүс белән матбугат очрашуыннан соң да әле бу хакта сөйләштек. «Бәлки катырак та әйткәнемдер, тик нишлисең, туры сүзле инде мин. Шуңа күрә матбугат очрашуларында катнашырга атлыгып тормыйм», - диде җырчы.

«Татар җыры»н аның алыштыргысыз алып баручылары - «Татар радиосы» радиостанцияләрнең баш мөхәррире Айваз Садыйров һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барыр дип көтелә. «18 яшемдә «Барс Медиа»га килдем, 19 яшемдә «Татар җыры»н алып барырга тәкъдим иттеләр. Миңа шундый җаваплы эшне ышанып тапшырганнарына сөендем, шул ук вакытта курыктым. Бу бит халыкара дәрәҗәсендәге масштаблы чара. Без фестивальгә бер ел алдан әзерләнә башлыйбыз. Нәкъ менә шушы әзерлек эшләре кызык һәм рәхәт», - диде Гөлназ Сәфәрова. Айваз Садыйров исә быелгы сценарийда Америкада узган сайлаулар һәм үзебездәге яңалыклар чагылыш табачак, дип белдерде.

Фестивальнең баш режиссеры Ирина Алешина да тамашачыга сюрпризлар әзерли. Билгеле булганча, фестивальдә ел да техник яңалыклар, уникаль проекцияләр, махсус эффектлар, оригиналь ачышлар тәкъдим ителә. Быел да һәр артистның чыгышында эксклюзив графика күреп булачак. «17нче «Татар җыры»нда космоска сәяхәт итәчәкбез, ләкин милли темага да басым ясалачак», - диде ул.

17нче «Татар җыры» 17 декабрь көнне «Пирамида»да узачак. Тамаша 17 сәгатьтә башлана.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев