Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов Лилия Мингуловага нинди алкалар бүләк иткән? (ВИДЕО)

Моңлы тавышлы башкаручының клибы нигезендә шушы вакыйга ята. Быел гына Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган Лилия Мингулова танылган актер катнашында тамашачыларга өр-яңа клип тәкъдим итте.

Клиптагы барлык геройларны Лилия ханымның гаиләсе уйнады: яшьлек мәхәббәтен - аның балалары, ә фотограф белән яшь ханымны олы кызы һәм кияве башкара. Лилия Мингулованың улы – кикбоксинг һәм ММА турнирларында алдынгы урыннарны яулап торучы спортчы икәнен әйтеп узарга кирәк, ә кызы, әнисе кебек үк, матур итеп җырлый.
Айгөл Вәлиуллина сүзләренә Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән “Парлы ялгызлар” җырын тыңлаучыларның инде “Болгар” радиосыннан күп тапкыр ишеткәне бар.
Клипның режиссеры – Гөлшат Мингазизова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев