Шушы көннәрдә, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, театр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүләре өчен "Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры" дәүләт бюджет учреждениесе драма артистлары - Фәтхуллин Алмаз Гыйльфан улы белән Хөснетдинов Харис Мөхәммәтнур улына "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде.Тумышлары белән Олы Мишә һәм Кече...
Шушы көннәрдә, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, театр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүләре өчен "Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры" дәүләт бюджет учреждениесе драма артистлары - Фәтхуллин Алмаз Гыйльфан улы белән Хөснетдинов Харис Мөхәммәтнур улына "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде.Тумышлары белән Олы Мишә һәм Кече Мирәтәк авылларыннан булган якташ егетләребезне мактаулы исемгә лаек булулары белән ихлас котлыйбыз, аларга киләчәк эшләрендә, тормышларында уңышлар теләп калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз