Теләче Информ

Узган ел 8нче тапкыр әти булган Ренат Ибраһимовка бүген 70 яшь тулды (ФОТО)

Бүген Ренат Ислам улы Ибраһимов - татар җырчысы, лирик баритон, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Узган ел ул 8нче тапкыр әти булган иде. Мәскәүдәге балалар табу йортларының берсендә җырчы һәм аның хатыны Светлананың кызы туды. Җырчының барлыгы сигез баласы бар, бу...

Бүген Ренат Ислам улы Ибраһимов - татар җырчысы, лирик баритон, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Узган ел ул 8нче тапкыр әти булган иде. Мәскәүдәге балалар табу йортларының берсендә җырчы һәм аның хатыны Светлананың кызы туды.

Җырчының барлыгы сигез баласы бар, бу - өченче никахта туган дүртенче сабые.

Ренат Ислам улы Ибраһимов - 1947 елның 20 ноябрендә Украина ССРында, Львов шәһәрендә[2] туа. Музыка мәктәбендә домра классында белем ала, кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны җырлап үсә. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.
Ренат Ибраһимов Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнә. Җырчының исеме төрле чит илләрдә дә билгеле, еш кына ул чыгышлар белән гастрольләргә йөри. Җырлаудан тыш, Ренат Ибраһимов шигырьләр дә яза, җырлар иҗат итә.

Реклама

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: