Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

ВЕНЕР СӘЛИМОВ НИ ӨЧЕН ТУЕН БИЕКТАУДА ҮТКӘРГӘН?

Венер Сәлимов үзе - Әгерҗедән, ә тормыш иптәше Ильвина - Казан кызы. Әмма ни өчендер яшьләрнең туе Биектауда узган. Сәбәбен Венер Интертатка аңлатты. "Туйны миңа ошаган кафеда, ягъни Биектаудагы "Тулпар" кафесында үткәрдек. Анда бик уңайлы, барысы да нәкъ мин теләгәнчә. Кафе 3 катлы, өченче катта- туй, икенче катта дискотека булды....

Венер Сәлимов үзе - Әгерҗедән, ә тормыш иптәше Ильвина - Казан кызы. Әмма ни өчендер яшьләрнең туе Биектауда узган. Сәбәбен Венер Интертатка аңлатты.

"Туйны миңа ошаган кафеда, ягъни Биектаудагы "Тулпар" кафесында үткәрдек. Анда бик уңайлы, барысы да нәкъ мин теләгәнчә. Кафе 3 катлы, өченче катта- туй, икенче катта дискотека булды. Мәҗлескә барлыгы 70 кеше җыелды. Җырчылар да күп иде", - дип сөйләде безгә Венер Сәлимов.

Венер белән Ильвина 1,5 ел очрашып йөргән. 8 июньдә Венер сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. 17 декабрьдә - никах, 22 декабрьдә туйлары узды. "Ничек танышуыбызны сөйлисем килми, чөнки хатын үпкәләргә мөмкин. Ул сәнгать өлкәсеннән түгел, кем булып эшләве дә сер", - диде Венер.

Яшь гаилә Венерның "Царево" бистәсендәге яңа фатирында яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев