Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Венер Сәлимов туй алып барыр өчен машина белән Кырымга барган!

Бу атнада җырчы Венер Сәлимов сөйгән кызы белән Кырымнан кайтып төште. Әмма яшьләр анда ял итәргә түгел, ә туй алып барырга барган! "Моңа кадәр Мәскәү, Уфа, Чувашия, Самара, Пермь якларында гына туй алып барырга туры килде. Гомумән, чит төбәкләргә бик еш чакыралар. Кырым ˜- иң ерак нокта булды", - ди...

Бу атнада җырчы Венер Сәлимов сөйгән кызы белән Кырымнан кайтып төште. Әмма яшьләр анда ял итәргә түгел, ә туй алып барырга барган! "Моңа кадәр Мәскәү, Уфа, Чувашия, Самара, Пермь якларында гына туй алып барырга туры килде. Гомумән, чит төбәкләргә бик еш чакыралар. Кырым ˜- иң ерак нокта булды", - ди җырчы.


- Кияү дә, кәләш тә, кунаклар да - Татарстаннан, әмма туйны Кырымда үткәрергә уйлаганнар. Анда барыр өчен машина йөртүче белән машина бирделәр. Юл арасы - 2150 чакрым. Туй күңелле узды, алып баруымны да ошаттылар. Оештыручылар "Кырым татарларының туйларын алып барырга чакырачакбыз" дип телефон номерымны да алып калды. Без исә бер очтан ял итеп тә кайттык. Тауларны карадык, көймәдә йөздек. Кояшы җылы, кызынып ук кайттык, - дип сөйләгән Венер Сәлимов.


Күптән түгел җырчы "Царево" торак комлексыннан бер бүлмәле фатир алган. "Махсус шушы урыннан алдым, чөнки йорт табигать кочагында урнашкан. Әлегә фатирда ремонт эшләре бара. Мин иртәдән кичкә кадәр шунда. Дизайнерлар чакырмадым, ул өлкәдә үзем дә бераз чамалыйм", - диде Венер.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X