Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Вероника Кузнецова ширбәт аен Грециядә үткәрә (ФОТО)

Вероника Кузнецова сөйгәне Марсель белән гөрләтеп туй итте дә, ширбәт аен үткәрергә Грециянең Родос утравына китеп барды. Интернет челтәрен фото һәм видеолар белән шаулаткан купшы туйлары, төгәлрәге аның тематикасы, бизәлеше турында җырчы безгә дә сөйләде. - Башкаланың затлы ресторанында узган туебызга иң якын кешеләрне генә чакырдык. Ирем Казанныкы булгач, аның...

Вероника Кузнецова сөйгәне Марсель белән гөрләтеп туй итте дә, ширбәт аен үткәрергә Грециянең Родос утравына китеп барды. Интернет челтәрен фото һәм видеолар белән шаулаткан купшы туйлары, төгәлрәге аның тематикасы, бизәлеше турында җырчы безгә дә сөйләде.


- Башкаланың затлы ресторанында узган туебызга иң якын кешеләрне генә чакырдык. Ирем Казанныкы булгач, аның ягыннан - 70, минем яктан 30 кунак килде. Мәҗлескә ныклап әзерләндек һәм оештыру мәшәкатьләрен үз эшенең осталарына тапшырдык. Туй индустриясендә яңа тенденцияләр белән эш итүче Альбина Ларионовага мөрәҗәгать иттек. Аның белән киңәшләшкәч, туйның тематикасы итеп "ботаника"ны сайладык. Бездә әле киң таралмаса да, Европада ул бик актуаль тема. Флористика нигезендә ак шарлар белән Монстера һәм абага яфраклары булды, - дип сөйләде Вероника Кузнецова Intertat.ru хәбәрчесенә.


Яшьләрне котларга якын дуслары: "Ямьле" төркеме, Раяз Фасыйхов, Данир Сабиров, Мөнир Рахмаев һәм Верониканың остазы, ТР халык артисты Венера Ганиева килгән. Мәҗлесне Григорий Важов белән Гөлназ Сәфәрова алып барган. "Туйның якты матур күренешләрен гәүдәләндерү, истәлеккә саклау эшен Евгений Клюев, Анастасия Алашаева һәм Эльвира Тут кебек профессионалларга ышанып тапшырдык. Туебыз бер сулышта үтеп китте, барысына да бик ошады. Үз туеңда да рәхәтләнеп ял итеп була икән!" - дип белдерде җырчы.


Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев