Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Җәвит Шакиров: Юбилей кичәм бүген булса, башка көнгә күчерер идем

2 гыйнвар көнне Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакировка 55 яшь тулды! Бу уңайдан Җәвит әфәнде 2, 3 гыйнвар көннәрендә Казанның Филармония концертлар залында юбилей кичәсе үткәрде. Җәвит, Җәвит инде ул! Авырса да, кәефе булмаса да, тамашачының күңелен күрә белә. Хәер, тамашачы моны сизмәде дә кебек... - Шәһәр...

2 гыйнвар көнне Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакировка 55 яшь тулды! Бу уңайдан Җәвит әфәнде 2, 3 гыйнвар көннәрендә Казанның Филармония концертлар залында юбилей кичәсе үткәрде. Җәвит, Җәвит инде ул! Авырса да, кәефе булмаса да, тамашачының күңелен күрә белә. Хәер, тамашачы моны сизмәде дә кебек...


- Шәһәр буенча йөрүче көчле грипп безне дә урап узмады, суык тидердек. Чирләгән килеш концерт үткәрергә туры килде. Әгәр бүген булса, тамашаны башка көнгә күчерер идем, мөгаен. Бүген бигрәк тә аяктан екты, югары температура белән ятам. Шулай да Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады, концертларны оештырырга ярдәм итте. Хөрмәт итеп килгән иҗатташ дусларыма рәхмәт. Юбилей кичәмне якташым, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов алып барды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Җәвит Шакиров. Юбилей тамашасында Зөлфия Шакирова, Фирзәр Мортазин, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Данир Сабиров, "Мунча ташы", Алинә һәм Азат Кәримовлар һ.б. катнашты.


Җәвит Шакиров йолдызнамә буенча укчы һәм кәҗәмөгез йолдызлыклары астында туган. Ничек алай дисезме? Җәвит әфәнденең чын туган көне - 5 декабрь икән! Үзе әйтүенчә, аның холкы нәкъ менә укчы йолдызлыгына туры килә. Паспортына исә туган көне 2 гыйнвар дип язылган. "Зөлфия туган көнеңне ай буе үткәрәм, дип әйтә. Аллага шөкер, телефоным котлаулардан өзелми, дус-туганнар һәрвакыт янәшәмдә. Барысына да чиксез рәхмәт!" - диде Җәвит Шакиров.


Җәвит әфәндене без дә гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхмәтләргә, рәхәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын!

Эльвира Шакирова

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X