Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Гәбдерәкыйпов: «Кәрим әнисенең башка кайтмаячагын белә, аңлый»

Яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттахованың вафатыннан соң 2 ел узып та киткән. Җырчы 2016 елның 26 январендә икенче сабыен тапканнан соң өзлегүдән вафат булган иде - ред. Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов социаль челтәрдә хатынының җырларын еш урнаштыра. //Акчарлак// - 26 январь көнне иң якын кешеләр белән генә җыелышып, Коръән ашы уздырдык,...

Яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттахованың вафатыннан соң 2 ел узып та киткән. Җырчы 2016 елның 26 январендә икенче сабыен тапканнан соң өзлегүдән вафат булган иде - ред. Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов социаль челтәрдә хатынының җырларын еш урнаштыра. //Акчарлак//

- 26 январь көнне иң якын кешеләр белән генә җыелышып, Коръән ашы уздырдык, - ди Илгиз әфәнде. - Вәсилә бөтен туганнар, дуслар белән бик ачык йөзле, аралашучан, якты кеше иде. Һәрбер кешегә күңел җылысын биреп яшәде.

- Вәсилә ханым төшегезгә еш керәме?

- Юк, бер тапкыр гына керде. Төшем бик үк истә калмады, ләкин яхшы төш иде. Өнемдә Вәсиләне уйламаган бер генә минутым да юк.

- Улыгыз әнисе турында сорыймы?

- Юк. Кәрим әнисенең башка кайтмаячагын белә, аңлый. Беренче айларда әнисенең җырларын гел тыңлады. Хәзер бик тыңламый. Телевизордан күрсә, тыныч кына карый да китеп бара. Ә кызыбыз Камилә әнисен белми инде. Аңа 1 атна булганда Вәсилә үлеп китте бит.

- Балаларыгызны тәрбияләргә кем булыша?

- Минем әти белән әни. Бөтен җаваплылык минем өстемдә. Улыбыз Кәрим әзерлек курсларына йөри, быел мәктәп бусагасын атлап керәчәк, Алла бирса. Шулай ук бассейнда йөзәргә йөри. Камиләгә 22 декабрьдә ике яшь тулды. Улым әнисенә охшаган. Бервакыт әбисенә: "Нәнәй, әнием озак яши алмады. Карт әтәй белән сез яшәгез инде. Сезнең озак яшәвегезне телим", - дип әйтеп куйды. Балалар әбисе белән бабасын бик ярата.

- Вәсилә ханымның җырлары язмышы ничек хәл ителер? Бүгенге көндә эстрадада ул җырларны җырлый алырдай кеше күрәсезме?

- Җырлар Вәсиләнең архивында калачак.

- Балаларга әни кирәк. Өйләнергә уйламыйсызмы?

- Әйе, балаларга ана назы, ана җылысы җитми. Еллар узган саен миңа авыррак. Шулай да өйләнергә уйламыйм.

Румия Сәйфуллина.

Фото «Акчарлак» газетасының сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев