Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Якташыбыз,язучы һәм эшмәкәр Равилә Шәйдуллина әсәрләре буенча фильм төшерәләр

Язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шәйдуллинаның Татарстан Милли китапханәсендә узган иҗат кичәсендә "Үксезләр" әсәре буенча төшерелгән фильмның трейлеры күрсәтелде. Киләчәктә аның тагын берничә әсәренә фильм төшереләчәк.

Кичә Равилә Шәйдуллинаның балалар өчен шигырьләрен тыңлау белән башланып китте. Шигырьләрне икенче татар гимназиясе укучылары сөйләде.

Галиаскәр Камал театрының яшь артистлары Зөлфия һәм Раил Шәмсуаров, халык артистлары Рәшит Сабиров һәм Луара Шакирҗанова Равилә Шәйдуллинага багышлап шигырьләр укыды. Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара бәйгенең 2017 елгы лауреаты Ярамир Низаметдинов, халык артистлары Фердинанд Сәләхов, Рөстәм Маликов, язучының авылдашлары Миндияр Шәймәрданов һәм Айнур Каюмов җырлады.

Равилә Шәйдуллина барлыгы җиде онык үстерә. Бер оныгы Морат Әхмәдуллин фортепьянода Рөстәм Яхин әсәрен башкарды. Чара ахырына аның бишенче оныгы Кәрим килеп өлгерде. Ул да әбисенә җыр бүләк итте.

“Кечкенә иҗатымны зурлап хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт. Яз көне эшегез дә күп, Ураза да башланырга тора. Кечкенәдән язу белән шөгыльләнеп, көтмәгәндә генә аш-су остасы булып киттем. Бу - язу гына түгел. Иҗатымның укучысы булырга тиеш һәм алар биредә”, - диде Равилә Шәйдуллина.

  • Равилә Шәйдуллина – югары белемле педагог, профессиональ аш-су остасы, Казандагы ресторан һәм кафе хуҗасы. "Сихәтләнү", "Ялантауга ай кунган","Алмагач дәресе", "Батыр малай", "Мүкләк белән Сөзгәк" һ.б. китаплар авторы.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев