Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

"Ямьле" төркеме кызлары халыкара фестивальдә I премия лауреты булдылар

Бу көннәрдә "Ямьле" төркеме зур җиңү белән Уфа каласыннан кайтып төште. Анда "Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестивале кысаларында төрки яшьләрнең "Урал моңы" XVIII халыкара җыр бәйгесе узды. Әлеге чараның географиясе елдан-ел киңәя: быел бәйгедә 5 илдән һәм Россиянең 9 төбәгеннән 56 башкаручы катнашты. Татарстанны тәкъдим иткән "Ямьле" төркеме "Урал моңы"...

Бу көннәрдә "Ямьле" төркеме зур җиңү белән Уфа каласыннан кайтып төште. Анда "Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестивале кысаларында төрки яшьләрнең "Урал моңы" XVIII халыкара җыр бәйгесе узды.

Әлеге чараның географиясе елдан-ел киңәя: быел бәйгедә 5 илдән һәм Россиянең 9 төбәгеннән 56 башкаручы катнашты. Татарстанны тәкъдим иткән "Ямьле" төркеме "Урал моңы" бәйгесенең I премия лауреаты булды.


- Бик нык борчылдык, чөнки көндәшләребез көчле булды. Шуңа да җаваплылыкның никадәр зур булуын аңладык. Ләкин без сәхнәдә репетициягә караганда да яхшырак чыгыш ясадык. Ә инде алкышларны һәм жюри белән залның ни дәрәҗәдә тәэсиргә бирелүен күргәч, иң яхшылар рәтендә булуыбызга инандык, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә "Ямьле" төркеме солисты Гөлназ Батталова.


"Ямьле" төркеме (Гөлназ Батталова, Вероника Кузнецова, Дилия Әхмәтшина, Альбина Казыйханова) беренче көнне үк "Син сазыңны уйнадың" җыры белән жюри әгъзаларының күңелен яулый. Икенче көнне кызлар "Гөлләр үсә" татар халык җырын башкара. Аларның башкару осталыгы, чибәрлеге, костюмнары беркемне дә битараф калдырмый. Мәгълүм булганча, "Ямьле" төркеме "Turkvizyon 2015" бәйгесенең сайлап алу турын да узган иде.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев