- Марат белән икебез дә бер күрүдә үк бер-беребезгә насыйп булуыбызны аңладык. Ике ай гына очрашып йөрдек тә никахлаштык. Никахны Илнар хәзрәт Зиннәтуллин укыды, мәҗлесне Ильяс Халиков алып барды. Барлыгы 34 кеше булды, кунаклар арасында остазым, ТР халык артисты Венера Ганиева да бар иде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Шакирова.
Хәзерге вакытта яшьләр туйга әзерләнү белән мәшгуль. Ул 3 июньдә Түбән Камада (Маратның әти-әнисе шунда яши) узар дип көтелә. Яшь гаилә исә Казанда үз куышларында яшәячәк.
Шулай итеп, эстрадада тагын бер җырлы гаилә барлыкка килде! Матур яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете, тигезлек телибез!
Эльвира Шакирова
Нет комментариев