Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Җырчы Гүзәлия хастаханәгә эләккән...

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы, автор-башкаручы Гүзәлия Казандагы хастаханәдә ята. Әле генә Сабан туйларында җырлап йөргән җырчыга ни булган? Ни өчен аны Казанга китергәннәр? Бу хакта Гүзәлиянең үзеннән сораштык. - 4 июнь көнне Саба районы Олыяз авылында, кич белән Миңгәрдә узган Сабан туенда җырладым. 5 июньдә Әлмәт Сабан туенда чыгыш...

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы, автор-башкаручы Гүзәлия Казандагы хастаханәдә ята. Әле генә Сабан туйларында җырлап йөргән җырчыга ни булган? Ни өчен аны Казанга китергәннәр? Бу хакта Гүзәлиянең үзеннән сораштык.

- 4 июнь көнне Саба районы Олыяз авылында, кич белән Миңгәрдә узган Сабан туенда җырладым. 5 июньдә Әлмәт Сабан туенда чыгыш ясаганнан соң, көчле ютәл һәм югары температура белән ашыгыч рәвештә Казанга хастаханәгә алып киттеләр. Суык тигән килеш сәхнәгә чыгып йөрдем... Табиблар "бронхит" дигән диагноз куйды, хәзерге вакытта система алам, - дип сөйләгән Гүзәлия. 5 июньдә җырчы Чаллы Сабан туенда да җырларга тиеш булган.

Гүзәлиягә ныклы сәламәтлек, тиз арада савыгып, исән-имин өенә кайтуын телибез!

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев