Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Җырчы Илназ Ханәфиев: "Мине Наил Табанаков хатынлы итте!"

Узган елгы җәйдә татар эстрадасында бейби-бум булды, ягъни шактый артистның бәбие туды. Быел исә эстрадада - никах-туйлар елы. Бу көннәрдә җырчы Илназ Ханәфиев та башлы-күзле булды! Илназ сөйгәне Альбина белән никах укытты. - Альбина - Татарстанның Биектау районыннан, ул да җырлый. Аны Наил Табанаков концертыма алып кайткан иде. Алар бергә...

Узган елгы җәйдә татар эстрадасында бейби-бум булды, ягъни шактый артистның бәбие туды. Быел исә эстрадада - никах-туйлар елы. Бу көннәрдә җырчы Илназ Ханәфиев та башлы-күзле булды!

Илназ сөйгәне Альбина белән никах укытты.

- Альбина - Татарстанның Биектау районыннан, ул да җырлый. Аны Наил Табанаков концертыма алып кайткан иде. Алар бергә эшләгән булган. Шул концерттан соң танышып, дуслашып киттек, очраша башладык. Альбина белән 2 елга якын йөрдек. Никах мәҗлесен кызның өендә үткәрдек. Никахны Рамил хәзрәт Юныс укыды. Сөйгәнемә алтын беләзек бүләк иттем, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илназ Ханәфиев.



"Хәзер никахны мәчеттә, кафеда үткәрү киң таралган. Ни өчен сез өйдә генә укыттыгыз?" - дигән сорауга, Илназ: "Артык шау-шу булуын теләмәдем", - диде.

Илназ яшь парларга киңәш-теләкләрен дә җиткерде: "Һәр нәрсәнең үз вакыты. Яшь матур вакытта балалар үстерергә, "яшь гаилә" сүзенә туры килергә кирәк. Буйдак егет чак ничек кенә татлы булмасын (көлә), үз вакытында гаилә кору фарыз гамәл".

Ханафиевлар гаиләсен котлыйбыз, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев