Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Җырчы Вероника Кузнецова кияүгә чыга!

Чаллы кызы Вероника Кузнецова кияүгә чыгу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Егет кеше нәкъ Верониканың җырындагыча "өлгер" булып чыккан: кинога да чакырган, туңдырма да каптырган, чәчәкләр дә иснәткән! Никах һәм туй август аена билгеләнгән. - Сөйгәнем - Казан егете, аның белән 1 ел тирәсе очрашып йөрдек. Кияүгә чыгу тәкъдимен ул әти-әниләр каршында...

Чаллы кызы Вероника Кузнецова кияүгә чыгу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Егет кеше нәкъ Верониканың җырындагыча "өлгер" булып чыккан: кинога да чакырган, туңдырма да каптырган, чәчәкләр дә иснәткән! Никах һәм туй август аена билгеләнгән.


- Сөйгәнем - Казан егете, аның белән 1 ел тирәсе очрашып йөрдек. Кияүгә чыгу тәкъдимен ул әти-әниләр каршында ясады. Туйны Казанда үткәрергә уйлыйбыз, Алла теләсә, - дип сөйләде Вероника. Кияү егете бөтенләй башка өлкәдә эшләсә дә, Верониканың иҗат итүенә, гастрольләргә йөрүенә бер дә каршы түгел, киресенчә, аңлап, ярдәм итеп, киңәш биреп тора икән.

Билгеле булганча, Вероника Кузнецова - "Ямьле" төркеменең талантлы солисты. Бүгенге көндә кызлар "Гөлләр үсә" исемле ретро җырга тәүге клипларын төшереп йөри. "Клипны Татарстанның төрле җирләрендә төшерәбез. Беренчесе һәм соңгысы булмас, киләчәктә дә клиплар төшерү теләге бар", - диде җырчы.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев