Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

"Җырлыйк әле"не кемнәр алып барачак? (ВИДЕО)

Нәҗип Бәдретдиновның "Җырлыйк әле" тапшыруы кабат телевизор экраннарына кайта. Интернет челтәрендә тапшыруга багышланган кызыклы видеолар да пәйда була башлады. Музыка коралларында уйнаучылардан кала, тапшыруда бар да үзгә булачак: яңа формат, яңа студия, яңа алып баручылар. "Җырлыйк әле"дә тагын нинди яңалыклар көтелә? - Тапшыруга кастинг аша эләктек. Моңа кадәр бу өлкәдә...

Нәҗип Бәдретдиновның "Җырлыйк әле" тапшыруы кабат телевизор экраннарына кайта. Интернет челтәрендә тапшыруга багышланган кызыклы видеолар да пәйда була башлады. Музыка коралларында уйнаучылардан кала, тапшыруда бар да үзгә булачак: яңа формат, яңа студия, яңа алып баручылар. "Җырлыйк әле"дә тагын нинди яңалыклар көтелә?

- Тапшыруга кастинг аша эләктек. Моңа кадәр бу өлкәдә тәҗрибә юк иде, хәтта банкет алып барганыбыз да булмады. Әмма кызыксыну һәм теләк булгач, тапшыруны алып бару кыен булмас дип уйлыйбыз. Яңа эшебез тел шомартырга, тәҗрибә тупларга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, беренче чыгарылышларда кимчелекләребез дә булыр, тик тамашачы энә күзеннән карамасын, гаепләмәсен иде. Куелган бурычны җиренә җиткереп үтәргә тырышачакбыз, - дип сөйләде Intertar.ru хәбәрчесенә "Җырлыйк әле"нең яңа алып баручылары Алинә һәм Азат Кәримовлар.

Алар әйтүенчә, тапшыру элеккесеннән катлаулырак һәм кызыграк булуы белән аерыла. "Барлыгы өч уенчы үзара ярыша. Катнашучылар ролендә алдагы тапшыруларда җиңгән уенчыларны да, өлкәнрәк артистларны да күреп булачак. Онытыла барган җырларны искә алырбыз, караоке да җырлаячакбыз. Бер тапшыруда барлыгы 24 җыр яңгыраячак! Гомумән, "Җырлыйк әле"дә гел җырлап кына торачакбыз, музыкантлар да җырлап игълан ителәчәк. Беренче чыгарылыш ноябрь аенда чыгар дип көтелә", - дип белдерде Азат.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев