Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Җырчы Лилия Хаснулова: “Сәхнәдәге көндәшлектән курыкмыйм, чөнки…”

“Язларда табылдың сөйгәнем” җыры аша күпләргә таныш булган Лилия Хаснулова әлеге җыры белән татар телеканаллары хид-парадларына үтеп кереп, үз урыны өчен көрәшә. Җырның тарихын, клипны төшергәндә нинди хәлләр булганын, Лилиянең ни өчен сәхнәне сайлавын сораштырыр өчен, җырчының үзе белән аралаштык.

— Лилия, бу җырыгызның тарихы нинди?

— Беренче ишетүдә үк “бу – минем жыр”, дидем. Җырның сүзләр авторы Айгөл Вәлиуллина аны миңа үзе тәкъдим итте.

— Лилия, бу җырыгызның тарихы нинди?

— Беренче ишетүдә үк “бу – минем жыр”, дидем. Җырның сүзләр авторы Айгөл Вәлиуллина аны миңа үзе тәкъдим итте.

— Клип төшергәндә булган нинди хәлләр исегездә калды?

— Клип 2017 елнын маенда төшерелде. Ул елны май ае бик салкын иде. Көн дә яңгыр явып торды, болытлы булды. Шуңа күрә, без клипны төшерүче режиссер белән съемкаларны кичектереп килдек. Һава торышын алдан күзәтеп, бер кояшлы көнне съемкаларга керештек. Көне кояшлы булса да, җилле, салкын иде. Клипта төрле җәйге күлмәкләр киеп төштем. Урамда чама белән 6-7 градус булгандыр, шулай да салкын икәнен, туңганны сиздермичә, елмаеп җырны җиткерергә тырыштым. Тәнәфес вакытында режиссер җылы курткалар биреп, кайнар чәйләр эчертте. Иң истә калганы тагын шул булды – учак янында төшкән өлештә яраткан курткамны учактан чыккан очкын яндырды.

– Әлеге җырыгыз белән хит-парадларда катнашасыз, алар өчен ничек тавыш биреп була?

 

– Әйе, бүгенге көндә әлеге клибым ТМТВ каналындагы “Музыкаль каймак” һәм ТНВ каналында барган “Кайнар хит” хит-парадларында катнаша.

ТНВ каналында клипка тавыш бирү өчен, атна давамында 5577 номерына ТНВ сүзен язып, буш ара калдырып, 339 санын язып, смс хәбәрләр җибәрергә кирәк. Ә инде шимбә көнне тапшыру барышында сәгать 10 нан 11 кадәр 8 (843) 221 58 74 номерына өй һәм кәрәзле телефоннардан шалтыратып, тавышлар бирергә була.

— Лилия, ни өчен сәхнәне сайладыгыз? Сәхнәдәге көндәшлектән курыкмыйсызмы?

— Сәхнәгә мәхәббәт кечкенәдән булды. Җырлау сәләтем әнием ягыннан күчкәндер. Әнием, дәү әнием, дәү әтием бик матур җырлыйлар.

Сәхнәсез, җырсыз тора алмаганга җырчы тормышын сайладым. 9 сыйныфны тәмамлап, Казанга Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кердем. Башлангыч музыкаль белемем булмаса да, тавышымны тыңлагач, уку йортына алдылар. Музыкаль көллиятне тамамлагач, КФУның музыкаль факультетында, Айдар Файзрахмановта белем алдым.

Көндәшлекккә килгәндә, бүгенге көндә җырчылар бик күп, ләкин алар арасында җырлый белмәгәннәре дә, сәхнәгә лаек булган җырчылар да бар. Көндәшлектән курыкмыйм, чөнки һәр җырчының үз вакыты һәм үз тамашачасы бар.

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X