Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Юбилеен билгеләп үтүче Элвин Грей хыялын сөйли

17 май көнне Элвин Грей 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Үзенең туган көне алдыннан җырчы Тatar-today порталына эксклюзив интервью бирде һәм үзенең зур хыялы белән уртаклашты. «Шоу-бизнеста Европа йолдызлары кебек югары дәрәҗәгә ирешергә телим, ә иң зур хыялым Мәскәүдә «Олимпийский» стадионын җыю» дип белдерде Элвин Грей.

Сүз уңаеннан, Радик үзенең юбилеена туры китереп җырчы рэпер Альберт Нурминский белән бергәләп яңа трек яздырган. Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары бергәләп «Мин сине яратам» җырын ике телдә башкаралар. Композиция тиздән — 20 майда чыгачак.

Шулай ук Иркә белән башкарылган дуэт та Элвин Грейның фанатлары өчен туган көн бүләге булды. «Иркәләмә» исемле яңа җыр бүген эксклюзив форматта Татар радиосында яңгырады.

Искәртеп узабыз, шушы көннәрдә Элвин Грей Мәскәүгә тулысынча күчеп китәргә ниятләве белән уртаклашты. Шулай да бүген популяр җырчы үзенең 30 еллык юбилеен Уфада билгеләп үтәчәк. Аның концерты бүген 19:00 сәгатьтә «Уфа утларын»да узачак.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев