Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

«Үз кызыбыз кебек!» — Әнвәр Нургалиев сөенече белән уртаклаша

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиев өчен шушы көндә булып узган концерты аеруча куанычлы булган. Аны котларга дип күптәнге тамашачысы Айсылу (Айдар Галимовның беренче баянчысы Салават Әхмәдуллинның кызы -ред.) үзенең әти-әнисе, сеңлесе белән килгән, дип зур шатлыгы белән уртаклаша җырчы. Айсылу артистка бүләккә үз кулы белән эшләгән искитмәле портрет бүләк иткән.

«Хәтерегездә булса, узган ел Айсылуда яман шеш таптылар. Русиянең төрле төбәкләреннән бик күп тамашачылар ярдәм кулы сузды. Уфалылар хәйрия концертына килеп тә ярдәм итте. Айсылу безнең гаилә өчен шул көннән бирле үз кызыбыз кебек…

Әле хәле әйбәт, рәхмәт, гел сорашып торасыз. Дәвалануны дәвам итәчәк», — дип хәбәр итә Әнвәр Нургалиев.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X