Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Закир Шаһбан: «Гаиләдә табак-савыт шалтырамыйча тормый»

Закир Шаһбан белән бер концертта танышып киткән идек. Аның гел елмаеп торуын, ихласлыгын күреп: «Татарстанның атказанган артисты шундый гади дә була микәнни?» - дип уйлаганым истә. Хатыны Гөлүсә ханым белән кая барсалар да бергә алар. Закир абый чыгыш ясаганда Гөлүсә апа үзе сәхнәгә менгәннән дә катырак дулкынланып, басып торганы истә...

Закир Шаһбан белән бер концертта танышып киткән идек. Аның гел елмаеп торуын, ихласлыгын күреп: «Татарстанның атказанган артисты шундый гади дә була микәнни?» - дип уйлаганым истә. Хатыны Гөлүсә ханым белән кая барсалар да бергә алар. Закир абый чыгыш ясаганда Гөлүсә апа үзе сәхнәгә менгәннән дә катырак дулкынланып, басып торганы истә калган. Матур гаилә! Борчуларны да, шатлыкларны да бергә кичерә белүләре белән сокландыралар. Әле күптән түгел генә Закир Шаһбан Төркиянең Мерсин шәһәрендәге бер фестивальдә катнашып кайтты, анда да гаиләсе белән барган.

- Нинди чара иде ул, Закир абый?

- Беренче халыкара әнгәл сәнгать фестивале дип атала ул. Әнгәл - киртә, барьер дигән сүз. Бу, безнеңчә әйтсәк, киртәләрсез сәнгать фестивале булды. Мерсин шәһәренең мэры Борһанетдин Кодҗамас тарафыннан өч ай алдан чакыру кабул иттек. Ул Татарстан белән яхшы таныш, чөнки Мерсин белән Азнакай һәм Түбән Кама шәһәрләре арасында дуслык килешүе бар. Бу чара - ниндидер көч сынаша торган бәйге түгел. Аның төп максаты - рәсем, фото, җыр сәнгатендә зур уңышларга ирешкән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең уңышларын күрсәтү. Нинди генә физик кимчелеге булуына карамастан, кеше өчен сәнгатьтә бернинди киртәләр була алмый, дигән гыйбарәне тагын бер кат исбатлау бу. Татарстан байрагы астында 16 ил арасында чыгыш ясадым.

- Чарада катнашканда иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

- Чыннан да, бернинди киртәләр була алмый икән, дигән нәтиҗәгә килдем мин. Яшәү, иҗат итү өчен яңа көч туплап кайттым. Тормыш бит бу, төшенкелеккә бирелгән чаклар да була, мондый чаралардан ихтыяр көче туплап кайтасың. Мәсәлән, кулсыз кешеләр бар иде. Ике кулы да юк кешенең, ә ул авызына каләм алып, авызы белән рәсем ясый! Кыргызстаннан килгән бер рәссам, куллары булмагач, аягы белән рәсем ясый, ул да килгән иде. Тагын бик уникаль кеше катнашты - ул Америкадан, иңбашыннан куллары юк, аяклары белән гитарада уйнарга җайлашкан. Бу бик үзенчәлекле, беркайда да булмаган халыкара фестиваль. Халыкта зур кызыксыну уятты. Оештыру дәрәҗәләре дә бик көчле иде, һәрберебезгә озатып йөрү өчен аерым машина һәм волонтер бирделәр. Чакыруны кабул иткәндә, сезгә кем белән килергә уңайлы була, дип сорадылар. Гаиләм белән, дидем. Гаиләм белән бардым да. Кызым һәм хатыным шагыйрә Гөлүсә белән. Аларның янымда булулары бик ярдәм итте. Мин ике тапкыр чыгыш ясадым. Ачылыш вакытында Ата Тюрк паркында һәм чараның дүртенче көнендә бер сәүдә үзәге каршында. Шимбә көнгә туры килде, халыкның ял вакыты, күп кеше җыелган иде. Репертуарымдагы җырларымны башкардым. «Кайда син гармун»ны аеруча яратып кабул иттеләр. Бу фестиваль беренче мәртәбә үткәрелә, әмма ел саен уздырырга ниятләре бар. Киләсе елга да чакыру кабул иттек, чөнки фестиваль хуҗасы Мерсин мэры Борһанетдин әфәнде Татарстан белән дустанә мөнәсәбәттә булгангамы, төрки халыклар вәкиле булгангамы, шәхси симпатия күрсәтте. Аның белән күп аралаштык, татарча яхшы белгәнгә күрә, әкрен сөйләгән вакытта аның ярты сүзен аңладым. Шуны аңладым, Төркиядә татарларны бик хөрмәт итәләр, без бит бер милләт, бер халыктан, бер төркемнән яралган, дигән фикер ишеттем. Бердәмлек турында да сүз булды.

- Тел мәсьәләсен кузгалткач, шуны да сорыйм, мәктәпләрдә татар телен укытуны киметү буенча алып барылган эшләр турында ишеткәнсездер, моңа фикерегез нинди?

- Сәнгать кешесе буларак, тел мәсьәләсе мине бик борчый. Чөнки телебез бетсә, сәнгать тә, әдәбият тә бетә. Бу бик аяныч мәсьәлә. Без мөстәкыйль республика, үзебезнең Президентыбыз парламентыбыз бар. Тел язмышы бары тик җитәкчеләрдән генә тора. Мәскәү белән уртак тел табарга кирәк, җитәкчеләр парламент утырышларында бу мәсьәләләрне ачыктан-ачык аңлатып, безнең мәнфәгатьләрне якласыннар иде. Телләр мәсьәләсе буенча безнең Мәскәүдә вәкилебез Илдар Гыйльметдинов бар, аның белән элемтәдә торсак, ул безнең мәнфәгатьләрне яклар, дип уйлыйм. Бу проблемаларны без аш бүлмәсе тирәсендә, өстәл артында гына түгел, җитәкчелек белән дә сөйләшеп хәл итәргә тиеш. Мин, мәсәлән, әти кеше буларак, баламның татар теле дәресе укуыннан зыян күрмим. Татар гаиләләрендә тууына карамастан, кайберәүләрнең балалары татарча белмәгән вакытта да, Аллага шөкер, безнең кызыбыз камил дәрәҗәдә татарча сөйләшә, чөнки көне-төне безнең өйдә татар теле яңгырый. Татар теле дәресләрен мәктәптә укуы, әлбәттә, зыян китерми, әмма кайдадыр укырга кергәндә русча яхшы белергә, инглиз телен белергә кирәк. Анысы да бар.

- Закир абый, кызыгыз турында әйттегез, дөрес булса, сез аңа математика дәресләреннән өй эшләрен әзерләргә булышасыз икән. Күзләрегез күрмәгәч, исәпләүләрне, авыр мисалларны чишүне ничек башкарасыз?

- Мин Новосибирск шәһәрендә күрмәүчеләр өчен махсус интернат мәктәптә белем алдым. Бик көчле мәктәп иде! Укытучылар үзләре дә күрмәүчеләр иде, һәм аеруча математика укытучыбыз бик көчле булды. Ул безне күңелдән санарга өйрәтте. Дөрес, язып та саный идек. Күрмәүчеләр өчен махсус Браиль системасы да бар бит, әмма күп очракта күңелдән. Укытучыбыз һәр дәрес башында төрле катлаулы мисалларны баш белән чишәргә ун минут вакыт бирә иде. Мәсәлән, дәрәҗәләр, тапкырлаулар, катлаулы өч санлы цифрларны төрлесенә тапкырлау… Аның кагыйдәләрен дә аңлата иде: ничек тизрәк җавабын табарга. Үзенчәлекле мисаллар бирә иде. Дәрестә кызыклы риваятьләр сөйли иде. Шахмат уенын уйлап тапкан кешене патша үз янына чакыртып алган икән. «Сез шундый уникаль, үзенчәлекле уен уйлап таптыгыз, шуңа күрә мин сезне бәхилләргә телим. Нәрсә телисез, күпме телисез, әйтегез», - ди. Шушы кеше әйткән: «Миңа бодай гына бирегез, артык берни дә кирәкми», - дип әйтә, ди. Күрәсең, ачлык вакытлары булгандыр. «Күпме бодай кирәк соң?» - дигәч, «Шахмат тактасын аласыз, анда 64 шакмак. Берсенә бер бөртек, икенчесенә - ике, өченчесенә - дүрт, дүрткә - сигез бөртек иген, бишкә - уналты, аннары утыз ике, алтмыш дүрт, кыскасы, ике тапкыр күбрәк куеп барасыз һәр шакмакка, дигән. Икенең 64нче дәрәҗәсе булган бу. Шундый зур сан булып чыккан, әгәр шуның кадәр бодай чәчсәң, җир шарын бөтен килеш ярты метр катлам белән каплап була икән. Шул күләмдә килеп чыккан. (Мисал өчен, әйтик 2нең 36нчы дәрәҗәсе 68 719 476 736 - А.З. иск). Ул кадәр бодайны биреп бетерерлек булмаган. Менә шундый кызыклы методлар белән укыткач, мин математика дәресләрен бик ярата идем, шуңа күрә кызым Алисәгә дә башлангыч сыйныфларда бик теләп булыштым, ә соңрак инде ул үзе дә чишә башлады. Мәсьәләне чишкән вакытта җавапны әйтмәскә тырыша идем, үзенә уйлау мөмкинлеген бирәм, чишә алмаганда гына ярдәмгә килдем. Хәзер инде үзе дә чишә белә.

- Ягъни, тырышлыгы булганда күзе күрмәүчеләр өчен сәнгатьтә генә түгел, тормышта да киртәләр була алмый?

- Безнең өчен бернинди киртә була алмый, без бүгенге көндә машина гына йөртә алмыйбыз, ә биш елдан андый мөмкинлекләр дә булыр, дип ышанам. Әйтик, күрмәүче кеше машинага кереп утыра, махсус программа кабыза, һәм ул программа аны теләгән җиренә алып бара башлар. Моннан бер утыз еллар элек мин газета укырга хыяллана идем. Кеше ярдәменнән башка мәгълүмат үзләштерергә. Мондый мөмкинчелек булыр дип уйламаган идем. Хәзер компьютерны кабызам, интернетны ачам, махсус программа аны миңа укып бирә. Тик татар телендә укый торган программа гына юк, аның буенча да эшләсеннәр иде. Мин машиналардагы навигаторларның да татарча сөйләвен теләр идем. Кыскасы, күзебез күрмәсә дә без бүгенге көндә бөтен әйбер эшли алабыз. Мәскәүдә Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең тернәкләндерү үзәге бар, анда күрмәүче кешеләрне компьютерда эшләргә, телефоннардан кулланырга өйрәтәләр. Үзем ике айда сенсор телефонын өйрәндем, башта ничек өйрәнермен дип борчылган идем. Смсларны да үзем җыям хәзер. Һәрбер җыйган сүзеңне әйтеп бирә телефон. Укып күрсәтә, хаталы язсам, төзәтәм, хаталарны булдырмаска тырышам.

- Закир абый, җыр һәм иҗаттан башка тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

- Мәгълүмат үзләштерергә яратам, сәясәт белән кызыксынам. Илдәге вазгыятьне даими рәвештә күзәтеп барам. Ил өчен борчылам, илемне яратам, мин - ватанпарвәр. Әлбәттә, проблемалар күп, әмма алар өстендә эшләр дә алып барыла. Аннан соң мин ерак юлларга йөрергә яратам. Унбиш елдан артык Татар конгрессы Мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлек итәм, ел саен сабантуйларда катнашам, төрле төбәкләргә барам.

- Сәясәт белән кызыксынам, дисез, соңгы арада халык арасында Ксения Собчакның үз кандидатурасын президентлыкка тәкъдим итәргә җыенуы зур гаҗәпләнү тудырды. Белгечләр фикеренчә, ул икенче урынны һичшиксез яулаячак, һәм, гомумән, халыкның күпчелеге тавышны аңа бирәчәк. Сезнеңчә, ул президент була алырдай кешеме?

- Ксения Собчак әтисе ярдәмендә үзенә исем яулаган кеше инде. Аның әтисе Анатолий Собчак Санкт-Петербургның беренче мэры иде. Әмма бу кандидатураның киләчәге юк. Бездә ил башлыгы урынын алыштырырлык кеше юк дип саныйм. Путин көчле менеджер, ил белән начар идарә итми бит, булдыра алган кадәр шулай дәвам итсен иде, дим. Ә оппозиция бөтенләй булмаса, ул демократия юк дигәнне аңлатыр иде.

- Закир абый, сезнең гаилә турында да күбрәк беләсе килә бит. Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын, диләр, сез моның белән килешәсезме?

- Килешәм. Гөлүсә - минем стимул, этәргеч, төшенкелеккә бирелгән чакларымда күңелемне күтәрә, ялкауланганда артымнан төртеп җибәрә, тегеләй-болай эшлә, дип, киңәш итә. Инде ул үзе дә шагыйрә буларак танылып килә. Разил Вәлиев әйтмешли, аның шигырьләре ихлас булуы белән аерылып тора. Мин үзем дә шулай саныйм. Дөрес, мин әдәбият белгече дә, тәнкыйтьче дә түгел, әмма мин сәнгать кешесе. Ә сәнгать кешесе яхшыдан начарны аера белә ул. Гөлүсәнең шигырьләре бик самими, «менә, башкалар яза, мин дә язам», дип язылмаган алар. Чын күңелдән иҗат ителгән. Аның шигырьләрен бик яратам. Шуларны миңа укып, хисләнә-хисләнә, кич утырган чакларыбыз шактый.

- Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар да буламы?

- Ничек булмасын. Һәр гаиләдә дә табак-савыт шалтырамыйча тормый. Аннары шунысы да сер түгел - бу минем дүртенче гаиләм. Үзем шундый начар кеше булганнан түгел, язмыш уйнады минем белән. Яшереп тормыйм, хатыным белән уртак булмаган фикерләр булгалый, компромисска килеп, уртак тел табып, җайлашырга тырышабыз. Мондый вакытта бер-береңә юл бирә белү кирәк. Бөтенесе ал да гөл дип булмый, төрле чаклар була. Хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләре ул мәңгелек проблема. Мәхәббәттән башка монда бер-береңә ихтирам да кирәк. Гөлүсә әйтә менә монда, синең үзеңнең холкың да авыр, ди. Җиңел димим. Ләкин холык кемнеке алтын икән соң ул бу дөньяда?

- Закир абый, быел сезгә илле яшь тулды. «Эх, эшләп булмады шуны!» - дип, үкенечкә калган әйберегез бармы?

- Сәхнәдә тере музыкантлар, җанлы оркестр белән эшләү теләге булды ләкин моңа унбиш ел элек тотынасы булган. Хәзерге вакытта мин шундый планнар белән янып йөрим. Программа әзерләп, берникадәр икенче төрле сәхнә күрсәтергә телим халыкка. Әлегә бу теләк күңелдә генә яши, ләкин мин аны тормышка ашырачакмын.

- Сезнең үзегезнең дә көй язып караганыгыз бармы?

- Җырлар иҗат итмим, әлегә җыр язганым юк. Яза алырмын да шикелле, ләкин этәргеч булырга тиештер. Ошаган җыр текстын алып утырырга, көй чыгарырга кирәк, андый мөмкинлек булмады әлегә. Бәлки, киләчәктә язылыр да ул, әмма шул ук вакытта уйга да каласың: моңа кадәр язылмагач, язылыр микән соң?

Әңгәмәдәш - Айгөл ЗАКИРОВА

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев