Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Зөлфирә Шәйдуллина белән эксклюзив ӘҢГӘМӘ

Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга безнең якташыбыз, горурлыгыбыз, татар дөньясында танылып килүче яшь, талантлы җырчы Зөлфирә Шәйдуллина белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Быел Зөлфирә Рифат Зарипов труппасында гастрольләрдә йөри. Сүзебез шул турыда, Зөлфирәнең алга таба планнары турыда барыр. - Сәлам, Зөлфирә! Быел без синең Рифат Зарипов труппасында гастрольләрдә йөргәнеңне күрдек. Рифат командасына...

Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга безнең якташыбыз, горурлыгыбыз, татар дөньясында танылып килүче яшь, талантлы җырчы Зөлфирә Шәйдуллина белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Быел Зөлфирә Рифат Зарипов труппасында гастрольләрдә йөри. Сүзебез шул турыда, Зөлфирәнең алга таба планнары турыда барыр.

- Сәлам, Зөлфирә! Быел без синең Рифат Зарипов труппасында гастрольләрдә йөргәнеңне күрдек. Рифат командасына ничек килеп эләктең, шул турыда сөйлә әле?

- Сәлам, Раил! Рифат белән без 2014 елда Мәскәү каласындагы концертта танышкан идек. Рифат инде узган ел ук үзенең группасында җырларга чакырган иде, ләкин көллияттә укыганлыктан, кермәдем. Быел Фирзәр абый Мортазин Рифат төркемендә эшлисең килмиме, дип сорагач, бик рәхәтләнеп ризалаштым. Һәм менә Аллага шөкер, без бергәләшеп эшләп йөрибез.

- Аңлавымча, син быел укып бетереп шулай итеп җиң сызганып эшкә керештең. Алга таба укуны дәвам итү планнары бармы?

- Әйе, быел мин Казан музыка көллиятен тәмамладым. Шулай ук Казан финанс һәм икътисад институтына читтән торып укырга кердем. Укыйм һәм бер рәттән эшләп тә йөрим. Музыкаль юнәлештә укуымны дәвам итү теләге дә бар, әмма әлегә икътисад институтын тәмамламыйча башка җиргә укырга кермәскә исәп итәм.

- Концертларга әйләнеп кайтсак, Рифатны без сәхнәдә оста шаяручы җор телле артист итеп күрәбез. Сәхнәдән тыш ул ничек? Җитәкче буларак кырысмы, яки, сәхнәдә ничек булса, сәхнә артында да шулаймы?

- Рифатның эчендә ни, тышында шул! Мин үзем дә шундый, шуңа да аның җитәкчелеге астында эшләү рәхәттер. Рифат кына түгел, аның бертуган ике абыйсы да бик гадиләр! Сәхнәдә ул бер дә "икенче" булып кыланмый, концерт башланыр алдыннан да, беткәннән соң да, гомумән, һәрвакыт көлеп, шаярып йөри. Җитәкче буларак кырыс түгел, әмма, бер әйтсә, сүзен тыңлыйбыз, чөнки хөрмәт итәбез.

- Синең элек тә концертларда катнашканың бар. Әмма быелгысы гастрольләр, марафон кебек. Бик күп чакрымнар үтеп кыска гына вакыт эчендә күп концертлар куясыз. Авыр түгелме? Ничек көч туплап өлгерәсең? Мондый күчмә тормыш туйдырмадымы?:)

- Гастрольләрдә авыр түгел, чөнки группа белән бик дус йөрибез! Юлда автобуста барганда төрле уеннар уйныйбыз, сөйләшәбез һәм шулай чакрымнар сизелми дә үтеп китә. Бик арам дип әйтә алмыйм. Концерт башланыр алдыннан көч үзеннән үзе килә! Мондый тормыштан мин туймамын да кебек. Әти-әни, дуслар белән көн дә аралашып торабыз, Аллага шөкер, бу шулай ук көчләр бирә.

- Башкортостан якларында булып кайттыгыз, синдә нинди хис-кичерешләр туды ул якларда йөргәндә? Халык ничек кабул итте?

- Халык бик шәп Бакортостанда! Оренбургта да! Алла теләсә, февраль аенда да Башкортостан якларына кабат чыгабыз.

- 28 октябрь көнне Теләче сәхнәсендә узган концертка әйләнеп кайтыйк әле. Туган якка кайтып чыгыш ясаган вакытта нинди хисләр кичердең? Башка вакыттагыга караганда күбрәк дулкынландырдымы, яки туган як диварлары, киресенчә, көч өстәдеме?

- Дөресен генә әйткәндә, көндез концерт турында уйларга вакыт та булмады. Ул көнне 2 имтихан, 3 зачет тапшырдым. Сәгать бишенчедә генә Казаннан кайтып киттем. Төркемдә инде аппаратларны урнаштырып, минем кайтканны көтеп тордылар. Аллага шөкер, өлгердем! Шул ашыгуларым белән концерт башланганын сизми дә калдым... Инде үземнең чыгып җырлар вакыт җиткәч дулкынландыра башлады:) Теләче сәхнәсенә танылган артислар белән кайтып җырлау ул бик ЗУР сынау! Залдан бит, безнең Зөлфирә дип кенә түгел, ә Казан әртистләре дип тә карап утыралар... Ә инде Теләчегә килгәндә, бу сәхнәдә без үстек, һәм һәр чыгыш ул мине нык дулкынландыра әлбәттә.

- Сине үз концертларың белән чыгыш ясаганыңны кайчан күрәчәкбез?

- Раил, бу сорау белән миңа бик күп кеше мөрәҗәгать итә... Узган ел планнар зурдан иде, инде мораль яктан да әзер идем, җырларны да концертка дип берсе артыннан берсен чыгардык. Ләкин ничектер булып чыкмады. Шулай ук альбом да җәй көне үк чыгарга тиеш иде, ләкин шулай ук ниндидер сәбәпләр аркасында хаман көтәм.

Бу сезонны исән-сау Рифат төркемендә эшләп чыгасым килә, чөнки минем болай озак гастрольләрдә йөргәнем юк иде әле. Бу миңа зур мәктәп булып тора. Гел ниндидер планнар корып йөрим, миңа мораль яктан булышучы, миңа этәргеч бирүче гаиләм бар, Аллага шөкер! Кыскасы, ике кулны сызганып эшлисе эшләрем бик күп!

- Шундый кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт, сиңа, Зөлфирә! Бөтен планнарың да тормышка ашсын, тырышлыгыңның нәтиҗәләре бик тиз күренер, Алла боерса, татар эстрадасының иң зур йолдызы булып балкырсың! Ә без, якташларың, синең иҗатыңны бик яратабыз, һәрчак сиңа теләктәш булырбыз!

- Теләкләрең өчен рәхмәт, Раил!

Әңгәмәдәш - Раил РӘШИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев