- Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы - 3570 грамм, буе - 53 см, - дип сөенечен уртаклашкан бәхетле әти. Зиннуровлар кызларына нинди исем сайлавын әлегә әйтмәде. Сүз уңаеннан, олы кызлары Зәлиягә 12 октябрьдә 5 яшь тулачак.
Без дә чын күңелдән Зиннуровларны котлыйбыз, гаилә бәхете һәм балаларының сау-сәламәт үсүләрен телибез!