Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Имәнлек» метро станциясе 30 августта ачыла

Станция ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Казанның «Имәнлек» метро станциясе рәсми рәвештә 2018 елның 30 августында ачылачак. Бу хактагы мәгълүмат Президент сайтындагы республика лидеры матбугат хезмәтенең рәсми чаралар планында урын алган.

Станция ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Казан метрополитенының унберенче станциясе ачылышы берничә тапкыр кичектерелде. Ул 2015 елның 30 сентябрендә, 2016 елның декабрендә, 2017 елның 30 августында, 2018 елның 9 маенда һәм 2018 елның 12 июнендә ачылырга тиеш иде.

 Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов метро ачылыш

2
X