Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда 565 земство табибы һәм фельдшеры компенсация түләүләре алды

Республиканың авыл җирлегендә эшләүче медицина белгечләре дәүләт программалары кысаларында бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләренә ия булды.

 Үткән җиде елда Татарстанда 565 белгеч “Земство докторы” һәм “Земство фельдшеры” дәүләт программалары кысаларында бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре алды.

2012-2018 елларда авыл җирендә эшләргә җәлеп ителгән югары һәм урта медицина белемле белгечләргә – барлыгы 551 табибка һәм 14 фельдшерга компенсация түләүләре тәкъдим ителгән.

Дәүләт программалары буенча, бер тапкыр бирелә торган компенсациянең күләме – табибларга 1 миллион сум, ә фельдшерларга 500 мең сумны тәшкил итә.

Фото: Татьяна Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/18/182593/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X