Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының 99 проценты торак шартларын яхшыртты

Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы республикада 2006 елдан тормышка ашырыла.

Татарстанда торак шартларын яхшырту өчен субсидияләрне 19 005 Бөек Ватан сугышы ветераны алды. Торак шартларын яхшырту реестрына барлыгы 19 082 ветеран исәпкә куелган. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мәсәлән, 18 999 ветеран торак шартларын яхшыртты инде (10 134 ветеран – икенчел базарда фатир алды, ә 8 865 ветеран яңа торакка күченде). Шулай ук тиздән тагын алты ветеран торак шартын яхшырта алачак (алар якын арада төзелеп бетәчәк дүрт йортта үзләренә дигән фатирларны сайлаган)”, - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

2018 елда Татарстанда 24 ветеранга Казан, Арча һәм Югары Ослан районнарындагы сигез йортта тораклар бирелде. Шул исәптән алты ветеран өчен Казан, Әлмәт һәм Чаллыда дүрт йорт төзелеше дәвам итә.

Сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы Татарстанда 2006 елдан тормышка ашырыла. Узган ел әлеге программа кысаларында 103 Бөек Ватан сугышы ветераны яңа торак алды.

Фото: Татьяна Волкова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/20/175520/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран торак

2
X