Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 11 процентка артып, 1,6 млн кешегә җитте

Татарстанлылар арасында популяр спорт төрләре исемлегендә футбол, волейбол һәм баскетбол тора.

Татарстанда биш ел эчендә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 11 процентка артып, 1,6 млн кешегә җитте. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

”2013 елда спорт белән даими шөгыльләнүче өч яшьтән җитмеш тугыз яшькә кадәрге кешеләр саны 32 процентны тәшкил итте (1,2 млн кеше). 2017 елда инде 43 процент булды (1,6 млн кеше)”, – диделәр министрлыкта.

Моннан тыш, спорт белән шөгыльләнүче студентлар саны арткан. 2013 елда спорт белән даими рәвештә студентларның 72 проценты шөгыльләнсә, узган ел алар инде 80 процент булды.

Татарстанда иң яраткан спорт төре - ул футбол. Министрлык мәгълүматлары буенча, 2018 ел башында футбол белән 47,7 мең кеше шөгыльләнгән.

“Футбол буенча узган дөнья чемпионаты әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләрне арттырды. Ел ахырына алар тагын да күбәячәк әле”, - диделәр Татарстан спорт министрлыгында.

2017 елда Татарстанда спорт объектлары саны 10 мең 844 булды.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174695/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол спорт

2
X