Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

2018/2019 нчы уку елындагы каникул көннәре билгеле

Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгы яңа уку елындагы каникул көннәрен билгеләде.

Министрлык планына ярашлы рәвештә, көзге каникуллар җиде көн була һәм 2018 елның 31 октябреннән 6 ноябренә кадәр ял итәчәкләр. Кышкы каникуллар 26 декабрьдән башлана һәм 2019 елның 8 гыйнварына чаклы дәвам итә. 23-31 мартта — язгы каникуллар.

Беренче сыйныфларның өстәмә атналык каникуллары 11-17 февраль аралыгында булачак.

Җәйге каникулларның башы мәктәпләрнең еллык календарь графигы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнары расписаниесенә карап билгеләнә.

Шунысы да бар, мәктәп каникулларының вакыты аз гына үзгәрергә мөмкин. Чөнки муниципалитетлар берникадәр үзгәрешләр кертү хокукына ия.

http://magarif-uku.ru/nazvany-sroki-shkolnykh-kanikul-20182019-ucheb/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев