Теләче Информ

35 кешенең берсендә яман шеш. Чирләмәү бездән генә торамы?

Яман шеш белән авыручылар арта, әлеге чир яшь­ләрдә дә табыла, тик диагноз куелган очракта да өметсезлеккә бирелергә ярамый. Кичә Министрлар Кабинетында булып узган брифингта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шулай дип белдерде.

Очрашуның башында төрле әгъзаларда яман чир­нең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыкларга ярдәм иткән фильм күрсәттеләр. Болар – аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләрне күп эчү, кояш нуры астында озак йөрү, стресслар. Аларның зыяны хакында еш ишетәбез, ләкин аңа карап яшәешебез үзгәр­ми. Хәер, чирне булдырмый калу бездән генә торамы икән? Бу сорауны гади кеше генә түгел, табиблар да үз-үзенә бирә һәм һәр ике як та, юк, мин генә моны үзгәртә алмыйм, ди. Министр фике­ренчә, аңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә ниндидер нәтиҗәләр күренәчәк.


Ә бүгенгә ничек? Ел саен 16 мең кешедә яман шеш табыла. Узган ел шу­ның аркасында үлем-җитем 4 процентка арткан. Алдагы ел белән чагыштырганда  269 кешене күбрәк югалтканбыз. Марат Садыйков тагын бер статистика китерде: чир 30 процент очракта соңга калып, өченче, дүртенче ста­дия­дә генә ачыклана. Күп­леге буенча беренче урында – тире яман шеше, икенче баскычта – юан эчәк, өченчедә – күкрәк бизе яман шеше. Рес­публика онкология клиник дис­пансеры бел­геч­ләрендә яман шеш белән авыручы 110 меңгә якын хаста исәптә тора. Татарстанда яшәүче һәр 35 нче кешегә онкология диаг­нозы куелган. Үлем-җитем­нәр, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары аркасында килеп чыкса, икенче урында – яман шеш чирләре.


Быелдан хезмәткә ярак­лы яшьтәгеләргә игътибарны кө­чәйтү җәһәтеннән ил­күләм проект эшли башлаган. Рес­публикадагы яңалык­ларга кил­сәк, Әлмәттә яман шеш авыруларын дәвалау өчен радиология комплексы тө­зелә. Анда шул төбәккә якын районнарның халкы дә­ва­ланачак. Чаллыда рес­публика онкология диспансеры фи­лиалы булдырылачак. Яман шеш белән авыручы балаларны хәзергә Рес­публика балалар клиник хас­таханә­се­нең онкогематология бүле­гендә дәвалый­лар. Тик ул мәйдан гына җитәрлек түгел, шуңа күрә быел балалар өчен онкология, гематология һәм хирургия үзәге бинасы төзелә башлый. Респуб­лика яман шеш авырулары клиник диспансерына яңа җиһазлар алыначак, шунда ук төрле тикшеренүләр үт­кәрү өчен мөмкинлекләр артачак. Онкология белән авыручыларны да яхшы хәбәр көтә, дарулар белән тәэмин итү, химия дәвасы  өчен быел казна акчасы күбрәк бү­лен­гән. 


Ә гади кеше нишли ала соң? Белгечләр, чир алданрак табылсын өчен, диспансеризация тикшеренүе узарга чакыра. 2018 елда 1,5 мең очрак  шундый тикшеренүләр узганда ачыкланган. 70 проценты – башлангыч стадиядә. “Яман шешнең алданрак бе­ленүе аның аркасында бер ел эчендә үлем-җитемне 26 процентка  киметте, 5 ел һәм аннан да озаграк яшәүчеләр санын 58 процентка җит­керде”, – ди министр. Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов фике­рен­чә, авырый башлагач, табибка баралар, ә тикшеренү өчен авырганны көтеп тормаска кирәк. Кан ки­лү, кан төкерү, беленеп торган шешләр исә чирнең инде азуы турында искәртә. Шунда министр 2018 елда кайсы жур­налистның дис­пансеризация тик­шере­нүе узуы бе­лән кызыксынды, андыйлар аз иде. Белгечләр, ярар, яшь­ләре туры килмә­гәндер, дип тынычланды. Тик әңгәмә тә­мам­ланмады, журналистлар арасыннан мондый сорау яңгырады: “Төрле оешмаларда диспансеризация тик­ше­ренүе үткәрүегез турында беләбез. Һөнәрләр буенча да аерым тикшермисезме? Әйтик, укытучыларны – аерым, журналистлар ише ка­ләм әһелләрен үзлә­рен генә? Күп кенә чирләрнең стресс ар­касында килеп чыгуын бе­ләбез. Алар­ның тормышында да андый күре­нешләр аз түгел”. Марат Наил улыннан: “Диспансеризация буенча андый бүле­неш юк. Укытучыларны республика про­грам­масы буенча ел саен тикше­рә­без. Иҗат кешеләре өчен дә программа кирәк дигән тәкъ­дим булса, без каршы түгел, аны эшләячәкбез”, – дигән җавап ишеттек.

 


Диспансеризация тикше­ренүе уздыру өчен урыннарда белгечләрнең булуы да бик мөһим. Күптән түгел генә узган ел йомгаклары коллегия утырышында министр чыгышыннан кайбер районнарда табиблар белән тәэмин ителеш 45-50 процент кына икәнен ишеттек. Бу да тик­шеренү эшенең нәтиҗәле­леген киметмәсме һәм “тамга” өчен генә эшләүгә юл куймасмы? Яңа ачылган фельд­шер-акушерлык пункт­ларын медицина җиһазлары белән тәэмин итү каралганмы? Без­нең әлеге сорауларыбызга министрның җа­вабы мондый булды:


– Фельдшер-акушерлык пунктлары 2017 елдан үзәк хастаханәләр белән телемедицина буенча тоташтырылган. Быел Питрәч, Саба районнарында шундый яңа­лык­лар кертелә: авыл кешесе медпунктта  электрокардиограмма үтә, кан, бәвел анализы тапшыра ала. Анализлар районга җибә­релә һәм андагы белгечләр тиз арада нәтиҗә чыгара. Ке­шегә мо­ның өчен районга барып йө­рер­гә ки­рәкми. Киләчәктә әлеге тәҗ­рибә башка районнарда да җәел­дере­ләчәк. Диспансеризация тик­шере­нүе, шә­һәр­дә­ме, райондамы, сыйфатлы үтәр­гә тиеш. Табибның бурычы – кечкенә генә шик табылса да, пациентны онко­дис­пансерга җи­бәрү. Юллама биргәч тә, шуның белән эше бетми. Яман шеш бармы, юкмы икәнлеге хакындагы ахыргы нәтиҗә билгеле булганчы, кешене күздән ычкындырмаячак ул. Сәла­мәтлек сак­лау министрлыгы яман шеш табылган һәр очракны аерым тикшерә. Кеше кайчан диспансеризация үткән, аны кем караган, нинди тикше­ренүләр оештырганнар. Бө­тен чылбырны җен­текләп өй­рәнәбез. Беркем дә җа­ваптан качып котыла алмый.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: